Яңа уку елы алдыннан ТР башкаласында инде традициягә кергән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе узачак. Бу юлы 1,6 меңнән артык Казан укучысына ярдәм күрсәтәчәкләр. Бүләк комплектларын – мәктәп портфеле һәм канцелярия товарларын 21 нче августтан 23 енә кадәр шәһәрнең төрле районнарыннан булган укучыларга тапшырачаклар. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов сөйләде.
««Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясендә, һичшиксез, катнашачакбыз. Ярдәмгә мохтаҗ барлык балалар да аны яхшы кәеф белән беренче тапкыр беренче сыйныфка бару өчен алачак», – диде мэр Илсур Метшин.
Ирек Ризванов билгеләп үткәнчә, акция Татарстанда ел саен 17 ел дәвамында үткәрелә һәм елдан-ел үзенең масштабларын арттыра бара. «Битараф булмаган казанлылар инициативасы белән соңгы өч елда 3,6 меңнән артык бала ярдәм алды», –дип хәбәр итте мәгариф идарәсе җитәкчесе.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе баланы яңа уку елына әзерләүдә өстәмә ярдәм кирәк булган гаиләләргә ярдәм итүне максат итеп куя. Шулай итеп, балалар күрсәтелгән ярдәм хисабына мәктәп портфеленнән һәм канцелярия товарларыннан торган комплектларны түләүсез алачак.
Мохтаҗ балаларга бүләкләр 21-23 август көннәрендә тапшырылачак. Чараларны «Сәйдәш» һәм «Чулпан» мәдәни үзәкләре, Ленин исемендәге мәдәният йорты һәм «Заречье» өстәмә белем бирү үзәге базаларында оештырачаклар.
Быел «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе шәһәрдә 1 августта старт алды. Иганәчеләр булып, предприятиеләр һәм коммерция оешмалары җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы һәм Казан шәһәр Думасы депутатлары тора.