Ел башыннан муниципаль контроль белгечләре тарафыннан Казанның 15,5 меңнән артык объекты тикшерелгән. Хокук бозулар 2295 коммерция мәйданында, сәнәгать предприятиеләрендә, торак һәм торак булмаган биналарда, шулай ук социаль һәм төзелеш өлкәсе оешмаларында ачыкланган. Бүгенгә хокук бозуларның 75% ы юк ителгән, калганнары эшләнелә. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
Хокук бозуларны вакытында ачыклау һәм аларны бетерү өчен мэр Илсур Метшин район администрацияләре башлыкларына шәхсән йөреп әйләнеп чыгарга һәм үзара хезмәттәшлек кысаларында территорияләр милекчеләре белән вәзгыятьне контрольдә тотарга кушты.
«Хокук бозулар, күргәнегезчә, җитәрлек – коймалар да, тәгәрмәчләр юу да. Атна буе безгә күбрәк җәяү йөрергә туры килде. Мәсьәлә һәрвакытта да акча һәм кайдадыр яңа киртәләргә кагылмый. Район башлыклары, мин сезгә бу видеоларны һәм фотоларны атна дәвамында җибәрдем. Аякларда җәяү йөрергә һәм милекчеләр белән сөйләшергә кирәк. Бөтен җирдә дә яңа коймалар кирәк түгел, кайдадыр алар кыйшайган яки куптарып җиргә ташланган», – диде шәһәр башлыгы.
Агымдагы елның җиде аенда җир эшләренә 1520 ордер бирелгән, шуларның 561е төгәлләнгән. Ел башыннан ордер шартларын бозган өчен 401 беркетмә төзелде, нигездә, алар ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга карата. «Челтәр компаниясе – Казан электр челтәрләре» АҖенә һәм аның подрядчыларына барлык беркетмәләрнең 24% ы төзелгән.
«Сез 1,5 меңнән артык рөхсәт бирелгән, ә 560 ы ябык дигәндә, бу вакытка төп өлешнең инде ябык булырга тиешлеге күздә тотыла. Капиталь ремонт һәм төзелеш алып бару өчен җәйге сезон бар да инде. Әгәр «Челтәр компания»сенең барлык күмелмәгән казылмалары 20% тан артыграк булса, аларны оешма җитәкчелегенә хәбәр итәргә һәм, иң мөһиме, алар боларның барысын да кайчан хәл итәчәген белергә кирәк», – диде Казан мэры һәм Башкарма комитет җитәкчесенә оешма җитәкчеләре белән берлектә территорияләрне әйләнеп чыгарга кушты.
Контроль-күзәтчелек органнары хезмәткәрләре ай саен шәһәрнең төзелеш мәйданчыкларына чыгалар. Бүгенгә әзерлекнең төрле дәрәҗәсендә 122 объект исәпләнә, алар буенча 89 материал төзелгән.
«Узган ел шул ук чорда 52 хокук бозу очрагы булган. 49% ы – коймаларның торышына һәм 22% ы – янәшәдәге территориянең җыештырылмавына бәйле», – диде Илдар Шакиров.
Көзге сезонда пычракны чыгару буенча контроль көчәйтеләчәк. Җитештерүнең түбән мәдәнияте өчен «Финанс консалт» ҖЧҖ объектлары буенча сигез кисәтү җибәрелгән, тагын өчәр – «Мой ритм – 3» төзүчесе һәм «ГЛАВСТРОЙ РТ» ДБУнә. Казан Мэры шәһәр төзелеше сәясәте буенча җитәкченең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗановка район администрацияләре башлыклары белән бергә төзелеш һәм махсус техника тәгәрмәчләрен юу мәсьәләсен контрольдә тотарга кушты.
«Әлегә җәза чараларыннан башка, әмма барысын да кисәтергә кирәк. Алда сентябрь, һава торышы тәртип урнаштырырга мөмкинлек бирә. Эш күп, аны киләсе айга төгәлләргә кирәк. Тулаем алганда, эшләгәннәребезнең нәтиҗәләре бар. Без аралашкан күпсанлы кунаклар чисталыкны ассызыклый, әмма безгә әле эшләргә кирәк булган урыннар да бар», – дип тәмамлады Илсур Метшин.
EndFragment