Бүген Мәскәүдә 126 илдән һәм Россиянең барлык төбәкләреннән 5 мең делегат катнашындагы чара старт алды. Ил башкаласына тәҗрибә һәм идеяләр алмашу өчен муниципаль хакимият органнары һәм бизнес-берләшмәләр вәкилләре килде. Пленар утырышта сәламләү сүзе белән Казан мэры Илсур Метшин чыгыш ясады. Ул тыңлаучыларга БРИКС+ илләренең шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясе турында сөйләде һәм форумда катнашучыларны октябрь аенда Татарстан башкаласында узачак БРИКС саммитына чакырды.
БРИКС берләшмәсе сәясәтен уртаклашучы федераль һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре һәм шәһәр мэрлары форумда кадрлар әзерләү; гуманитар программаларны гамәлгә ашыру; торак-коммуналь хуҗалыкны, транспорт һәм социаль инфраструктураны яңарту; архитектура һәм территорияләрне төзекләндерү өлкәсендә проектлар эшләү; экологик хәлне яхшырту турында фикер алышачаклар.
«Иң яхшы тәҗрибәләр белән алмашу мөһим. Барысын да белгән бер генә мэр да юк. Безнең һәм безнең командалар алдында куелган максатлар бертөрле. Вакытны, чыганакларны сарыф итмәскә һәм иң яхшы тәҗрибәләр табарга кирәк. Әлеге форум — тәҗрибә уртаклашу өчен яхшы мәйданчык», — дип ассызыклады Илсур Метшин.
Мэр БРИКС+ илләренең шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясе турында сөйләде, ул, форум кебек үк, муниципальара хезмәттәшлеккә ярдәм итә. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, берләшмәне булдыру идеясе Казанга БРИКС саммитын уздыруны ышанып тапшырганда туган. Ассоциацияне июньдә Россия җитәкчелеге ярдәме белән гамәлгә куйдылар. Аның фикеренчә, катнашучылар саны гаҗәп булган — урнаштыру җыелышы 200дән артык мэрны, вице-мэрларны һәм муниципалитетлар ассоциацияләре лидерларын берләштергән. Алар җирлегендә 2,6 млрд кеше яши. Шул вакытта берләшмәдә эшләү турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.
Татарстан башкаласы 25 ел инде муниципальара хезмәттәшлекне үстерә, ә БРИКС берләшмәсе бу эштә Казанга һәм башка шәһәрләргә ярдәм итә. Мисал итеп Илсур Метшин «Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумы турында сөйләде, анда Россиядән һәм БРИКС илләреннән 200дән артык спикеры катнашты: «Без бер үк вакытта иң яхшы Кытай, Төркия, Аргентина, Бразилия архитекторларын бер мәйданчыкта җыйдык. Моңа кадәр әлеге күренешне күз алдына китерә дә алмый идек». Тиздән экспертлар һәм танылган язучылар, шагыйрьләр һәм әдәбият белгечләре Казанда БРИКС әдәби форумына җыелачак. «Мәдәни алмашу һәм яңа мөмкинлекләр халыкка файда гына китерәчәк», — дип ассызыклады мэр.
ТР башкаласы башлыгы октябрьдә БРИКС саммитын кабул итәчәген искәртте. Өч көн эчендә Казанга чарада катнашучы 20 мең кеше, шулай ук журналистлар, экспертлар, волонтерлар, хокук тәртибе хезмәткәрләре киләчәк. Саммит БРИКСта Россия рәислегенең төп вакыйгасы булачак, хәзер шәһәрдә кунакларны кабул итүгә актив әзерлек алып барыла. Илсур Метшин форумда катнашучыларны булачак чарага кушылырга чакырды: «Хәзер инде дәүләт башлыклары белән 33 делегацияне һәм биш халыкара оешма башлыгын көтәбез. Эш күп, әмма без аны башкара алабыз. Сезне саммитка кадәр, саммит барышында һәм аннан соң да күрергә шат булачакбыз».
БРИКС илләренең Халыкара муниципаль форумы 27—28 августта «Экспоцентр» үзәк күргәзмә комплексында уза. Сессияләрдә 700 спикер чыгыш ясаячак, вакыйганы онлайн-форматта 50 мең кеше күзәтә. Программа 70тән артык чараны үз эченә ала. Эшлекле сессияләр масштаблы күргәзмә программасы белән озатылачак. Форум Россия Президенты администрациясе һәм тышкы эшләр министрлыгы, шулай ук Россотрудничество һәм Мәскәү хөкүмәте ярдәмендә оештырылды.