Казан мэры Илсур Метшин Мәскәүдә узган форумда БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясен тәкъдир итте. Ул партнер-шәһәрләрнең эш кагыйдәләрен, мәдәни алмашулар һәм муниципалитетлар арасында туганлык багланышларын үстерүдә халыкның роле турында фикер алышкан сессиядә чыгыш ясады. Очрашуда Казан башлыгы ассоциация кысаларында багланышлар өчен офыкларның киң булуын билгеләп үтте һәм яңа проектларны бергәләп гамәлгә ашырырга, проблемаларны хәл итү юлларын һәм өстәмә үсеш стимулларын эзләргә өндәде.
Илсур Метшин чыгышын үзенең идарә карьерасы башлану турындагы истәлекләрдән башлады: «Беренче чиратта мин безне (мэрларны — ред. төз.) җыярга һәм өйрәтергә сорадым. Без һәрвакыт яңа белемнәргә, уңышлы тәҗрибәләрне күзәтүгә мохтаҗ. Безнең чакырулар бер генә, шуңа күрә мэрлар арасында аралашу, минемчә, бик мөһим, чөнки проблемаларны хәл итүгә вакыт, акча һәм ресурслар сарыф итүчеләр бар».
ТР башкаласы мэры фикеренчә, хәзер БРИКС илләре шәһәрләре арасында хезмәттәшлекне киңәйтү эшнең төп юнәлеше булып тора, бу кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен кирәк. Мондый бурычны быел Казанда гамәлгә куелган БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясе башкара. Берләшмә оешкан вакытта аның рәисе итеп Илсур Метшин сайланды. «Ассоциация булдыру инициативасы белән без узган ел ук чыгыш ясадык, шундук президент администрациясендә һәм Илнең тышкы эшләр министрлыгында хуплау һәм уңай җавап алдык. Берләшүнең максаты – икътисадый, социаль, мәдәни һәм башка өлкәләрдә илләр партнерлыгын үстерү, шулай ук проектларны гамәлгә ашыру», — дип аңлатты спикер.
Ул искәрткәнчә, берләшмәнең әгъзалары Россия, Кытай, Һиндстан, Көньяк Африка Республикасы, Бразилия, Иран, Эфиопия, Төркия, Чили һәм башка илләрнең шәһәрләре һәм муниципалитетлары вәкилләре булган. Әлеге илләрдә 2,6 млрд кеше яши. БРИКС+ илләре шәһәрләренең Халыкара форумында катнашучылар хезмәттәшлек һәм кардәшлек турында 10 килешүгә кул куйдылар, аерым алганда Казан Циндао партнерына әверелде. Ассоциация ярдәмендә шәһәрләр экология, туристлык, мәдәният, цифрлаштыру өлкәләрендә уңышлы программалар белән алмаша ала. Моның өчен Казанда 100 дән артык кейс җыелган сайт эшләнде һәм эшләтеп җибәрелде. Берләшмәнең беренче җыелышында актив әңгәмә өчен сәбәп климат иде. Кытай, Төркия, Бразилия зур һәм кече шәһәрләре вәкилләре углеводород эзен киметү өчен кулланыла торган нәтиҗәле практикалар белән уртаклаштылар.
«Үзара тәэсир итешү өчен офыклар бик киң. Моның ачык мисалы – БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясенең Казанда тәкъдир ителгән китапханәсе», – дип билгеләп үтте берләшмә рәисе. Төрле дәүләтләрдән килгән делегатлар Илсур Метшин инициативасына рәхәтләнеп җавап бирделәр һәм китапханәгә туган һәм рус телләрендәге басмаларны тапшырдылар. Казан мэры фикеренчә, китапханә төрле мәдәни чаралар, премияләр, түгәрәк өстәлләр, грант программалары һәм халыкара тикшеренүләр уздыру өчен платформа булачак. Сентябрь аенда Татарстан башкаласында БРИКС илләренең беренче Әдәби форумы узачак. Шәһәргә Кытай, Бразилия, Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Үзбәкстан һәм Ираннан экспертлар, танылган язучылар, шагыйрьләр һәм әдәбият белгечләре киләчәк.
«Без төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек турында күпсанлы тәкъдимнәр алабыз. Шәһәрләрнең кызыксынуы бик зур. Шәһәр халкы файдасына өстәмә стимуллар, авыр бурычларны хәл итү юлларын бергәләп эзләргә, яңа проектларны гамәлгә ашырырга һәм заман таләпләренә җавап бирергә кирәк», — дип өстәде Илсур Метшин. Мэр ассоциация яңа перспективалы инициативаларга һәм проектларга старт бирер, БРИКС илләре һәм аларның партнерлары арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә һәм дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга хезмәт итәр, дип ышаныч белдерде. «Без зур юл башында торабыз. Барлык бурычларны да бергәләп үтәрбез», — дип йомгаклады ТР башкаласы башлыгы.
«БРИКС шәһәрләре һәм төбәкләре арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен һәм хезмәттәшлекне үстерүнең заманча трендлары» сессиясендә Россия мэрлары, Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисенең беренче урынбасары Олег Кувшинников, Аргентинаның муниципалитеты мэры Ландета Хуан Доминго Браво, Тәһран (Иран) мэрының планлаштыру һәм кеше ресурслары буенча урынбасары Мәҗит Багери Хозани катнашты.
Исегезгә төшерәбез, БРИКС илләренең VI Халыкара муниципаль форумы 27—28 августта «Экспоцентр» үзәк күргәзмә комплексында уза. Сессияләрдә 700 спикер чыгыш ясаячак, вакыйганы онлайн форматта 50 мең кеше күзәтә. Программа 70тән артык чараны үз эченә ала. Эшлекле очрашулар зур күргәзмә программасы белән озатылачак. Моннан алдан Илсур Метшин форумның пленар утырышында чыгыш ясады, анда катнашучыларны октябрьдә Казанда узачак БРИКС саммитына чакырды. Форум Россия президенты администрациясе һәм Тышкы эшләр министрлыгы, шулай ук Россотрудничество һәм Мәскәү хөкүмәте ярдәмендә оештырылды.