Узган су коену сезонында Казанда 13 кеше коткарылды, алар арасында – биш бала. Беренче ярдәм муниципаль пляжларга һәм ял итү урыннарына килүче 136 кешегә күрсәтелде. Су коену өчен оештырылмаган территорияләрдә (Идел һәм Казансу елгалары, Изумрудное һәм Кече Аккош күлләре) тугыз кеше батып үлә. 2024 ел күрсәткече буенча 13 бәхетсезлек очрагы теркәлгән булган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин хәбәр итте.
«Кемгәдер муниципаль пляжларның эшен оештыру – эшлекле дүшәмбедә фикер алышу өчен иң актуаль мәсьәлә түгел кебек тоелырга мөмкин, чөнки сезон тәмамланган инде. Әмма без нәтиҗәләр ясыйбыз, һәм алар өметләндерә. Зур эш башкарылды — бу елның күрсәткечләре буенча батучылар саны кимеде һәм коткарылганнар саны артты», — дип билгеләде мэр Илсур Метшин.
ТР башкаласында су коену сезоны 1 июньдә башланып, 31 августта тәмамланды. Шәһәр халкы һәм кунаклары ял итү өчен биш муниципаль пляж (Локомотив, Түбән Елга аръягы, Глубокое, Комсомол, Зур Аккош күлләрендә) һәм өч оештырылган ял итү урыны (Аккош, Изумрудное күлләре һәм Җиңү паркында) ачылган. Алга таба территорияләрне, иҗтимагый киңлекләрне кебек үк, җиһазландырырга кирәк, дип белдерде Илсур Метшин.
«Эссе җәй кешеләрнең су буенда ял итәргә мохтаҗ булуын тагын бер кат күрсәтте. Күрсәткечләр буенча, махсус җиһазландырылган урыннарда суда кешеләрнең бер генә үлеменә дә юл куелмаган. Әлегә, кызганычка каршы, искечә эшлибез, әмма иң кирәкле әйберләргә дә акча җитәр әле. Дәрәҗәне күтәрергә кирәк. Әгәр без «җәй көне чана әзерләргә кирәк» дисәк, пляжларны – кышын, димәк», — диде ул.
Шәһәр башлыгы район администрацияләре башлыкларына шәһәр пляжларының яңа концепциясе турында уйларга һәм тәкъдим итәргә кушты, ул Казанның үсеш институты тарафыннан эшләнгән су киңлекләрен үстерү стратегиясе белән үрелеп барачак.
Ел саен су коену сезоны башланыр алдыннан ял итү урыннарын әзерләү үткәрелә – водолазлар тикшерүе, суның һәм комның лаборатория тикшерүләре, коткару постлары биналарын һәм пляж җиһазларын косметик ремонтлау, мәгълүмат такталарын урнаштыру. Җәйге сезон эчендә җиһазландырылмаган һәм иминсез урыннарда коенуны тыя торган 27 аншлаг куелган.
Пляжларда һәм су янында ял итү урыннарында кешеләрнең иминлеген көн саен Казанның Суларда коткару җәмгыяте әзерләгән 70 коткаручы тәэмин иткән. Барлык кирәкле җиһазлар белән тупланган постларда көн саен дүрт коткаручы кизү торды.
«Казан Башкарма комитеты карары һәм финанслауны арттыру нәтиҗәсендә быел Комсомол һәм Зур Аккош күлләрендә ике өстәмә коткару посты оештырылды, Түбән Елга аръягы һәм Комсомол пляжларында коткаручыларның кизү тору дәвамлылыгы арттырылды», – дип өстәде Сергей Чанкин.
Шәһәр пляжларында 612 патрульләштерү оештырылган, ял итүчеләр белән 3 меңгә якын әңгәмә үткәрелгән һәм суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча 3 меңнән артык белешмәлек таратылган. Рейдлар вакытында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Идарәсе тарафыннан җәмәгать тәртибен бозучыларны административ җаваплылыкка тартып, 57 очрак булдырылмаган.
Мәгариф учреждениеләрендә җәйге каникуллар алдыннан инструктажлар үткәрелде. Балаларга су коенганда һәм суда уйнаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр, батучыларны коткарганда ничек эшләргә һәм аларга беренче ярдәм күрсәтергә өйрәттеләр. «Балаларны яклау көне», «Яшь коткаручы», «Куркынычсызлык мәктәбе» программалары кысаларында дәресләр, конкурслар, балаларның суда үз-үзләрен куркынычсыз тоту кагыйдәләре буенча ярышлар үткәрелде.
Пляжларда һәм балаларны савыктыру лагерьларында Казанның Бөтенроссия суларда коткару җәмгыяте һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 82 чара уздырылган. Анда волонтер — А.Н. Туполева исемендәге КМТТУ-КАИ студентлары да актив катнашты.