11—13 сентябрьдә Казанда узган беренче БРИКС Әдәби форумына 3 меңнән артык кеше килгән. Алар өчен 30 дан артык вакыйга, шул исәптән түгәрәк өстәлләр, иҗади очрашулар һәм әңгәмәләр оештырылды, анда катнашучылар алга таба хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Аерым алганда, БРИКС+ илләре әдәбиятчыларының халыкара берлеген булдыру тәкъдим ителде. Ул әсәрләрне алга этәрергә, яшь талантларга ярдәм итәргә һәм язучылар арасында багланышлар урнаштырырга ярдәм итәчәк. Аппарат киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов форумга йомгак ясады.
Казан мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, вакыйга лаеклы узды һәм бик күп уңай фикерләр тудырды. Шәһәр башлыгы форумның күркәм гадәткә әвереләчәгенә һәм Татарстан Республикасы башкаласында ныгып китәчәгенә ышаныч белдерде. «БРИКС кысаларында күп кенә сәяси һәм икътисади чаралар узды, әмма әдәби форум беренче тапкыр оештырылды. Без аны тәкъдим иттек, чөнки без илләрнең якынаюы күп планлы гуманитар диалогтан башка мөмкин түгеллеген төгәл аңлыйбыз», – диде Илсур Метшин.
Ул Россия мәгариф системасы нигездә илебез һәм Европа әдәбиятын һәм тарихын өйрәнүгә юнәлдерелгән, шуның аркасында күпчелек укучылар Азия, Африка, Латин Америкасы илләре турында аз белә, дип өстәде. «Хезмәттәшлек итү теләге ике яклы булып чыкты, һәм без бу бушлыкларны тутырырга әзер. Әлбәттә, бу иң яхшы мәдәни институтлар, һөнәри берләшмә аша ирешелә. Шуңа күрә без «Аксенов-фест» фестивале базасында Әдәби форум уздыру, БРИКС илләре архитекторлары Ассоциациясен булдыру, БРИКС+ илләренең иҗади индустрияләре университеты кысаларында иҗади кадрлар белем бирү системасын эшләү идеяләре белән чыктык», – диде мэр.
БРИКС Әдәби форумын ел саен уздырырга тәкъдим иттеләр. Мондый фикерне РФ Дәүләт Думасы депутаты, Россия язучылар һәм нәширләр берлекләре ассоциациясе рәисе Сергей Шаргунов әйтте. Ул шулай ук форумга федераль дәрәҗәдә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде. Үз чиратында Кытай шагыйре Лю Вэньфэй аларның илендә киләсе чараны уздыру тәкъдиме белән чыкты – бу вариант турында катнашучылар халыкара элемтәләр өлешендә үз дәүләтләре вәкилләре белән фикер алышачак. Карарлар форумның оештыру комитетына җибәреләчәк. Шул ук вакытта Казанда чараның штаб-фатиры урнашачак, ә шәһәр үзенә төп оештыручы статусын беркетәчәк.
«Һиндстан, Кытай, Иран һәм Бразилия вәкилләреннән БРИКС + илләренең бердәм әдәби порталын булдыру турында тәкъдим яңгырады, анда классиклар һәм заманча авторларның әсәрләре бастырыла алыр иде», – дип хәбәр итте Азат Абзалов. Аның сүзләренчә, форумда катнашучыларның күбесе берләшмә илләре телләрендә заманча нәсер һәм шигърият өлкәсендә тәрҗемә эшчәнлеген көчәйтү идеясен хуплады.
Шулай ук форумда балалар әдәбияты бүлеген булдыру турында фикер алыштылар, ә БГӘ кунаклары Россия язучыларын һәм нәширләрен булачак күргәзмә проектларында катнашырга чакырдылар.
Исегезгә төшерәбез, «Дөнья әдәбияты яңа чынбарлыкта. Гореф-гадәтләр, милли кыйммәтләр һәм мәдәниятләр диалогы» чаралары Ратушада, ТР Милли китапханәсендә, Татарстан Язучылар берлеге бинасында, Аксенов йорт-музеенда, «Сандугач» исемле 13 нче китапханәдә, А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә уздылар. Вакыйгалар сигез илдән 30 шагыйрь, язучы һәм әдәбият эшлеклеләрен берләштерде. Бер ай эчендә оештыру комитеты һәр катнашучыга электрон сертификат юллаячак. Аудиторияне студентлар, гуманитар юнәлешләр укытучылары, фәнни берләшмәләр, язучылар һәм әдәбият сөючеләр тәшкил итте.