Бу ял көннәрендә ТР башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны бай спорт программасы көтә. Шимбә көнне, 21 сентябрьдә, «Милләт кроссы», ә якшәмбе көнне, 22 сентябрьдә, Казан ярыммарафоны узачак. Бу хакта Башкарма комитетта эшлекле дүшәмбедә физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.
Спорт мәктәпләрендә Ачык ишекләр көннәре уза, саф һавада казанлылар өчен ачык күнекмәләр үткәрелә, ә октябрь ахырында икенче «Йөзьяшәрләр уеннары» старт ала.
«Шәһәрдә төрле яшьтәге кешеләргә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Балалар спорт мәктәпләре барлык теләүчеләр өчен дә ачык, алар барысы да, шул исәптән спорт объектлары да, интенсив режимда эшли. Алар төнгә генә ябылалар, ә ял һәм бәйрәм көннәрендә спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр белән тулы», – диде мэр Илсур Метшин.
Аның сүзләренчә, хәзер күп кеше спорт белән паркларда, скверларда һәм яр буйларында шөгыльләнә. Пенсионерларның «Йөзьяшәрләр уеннары» старт алганнан соң ярышу мөмкинлеге барлыкка килде.
«Без сезнең белән өлкән буын ярышларының азартлы узуын бик теләп күзәттек. Мин яңа сезонда «Тормыш сөюче» хәрәкәтенең киңәюен телим. Безнең максат – спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару теләге казанлыларның ДНКсына керүе, бу мода түгел, ә шәһәребезнең киләчәге өчен җаваплылык һәм системалы эш», – дип йомгаклады шәһәр башлыгы.
«Милләт кроссы»ның төп мәйданчыгы «УРАМ» экстрим-паркы булачак
Ел саен» Милләт кроссы» төрле яшьтәге һәм әзерлек дәрәҗәсендәге йөгерүне яратучыларны берләштерә. Катнашучыларга уңайлы булсын өчен берничә старт мәйданчыгы әзерләнәчәк, диде Линар Гарипов.
Әйтик, «Локомотив» стадионында 4, 6, 8 һәм 12 чакрымга матур урман-парк зонасы буйлап стартлар булачак. Ярышлар мәктәп яны территорияләрендә дә узачак – шулай итеп, һәр укучы үз ишегалдында диярлек «Милләт кроссы»нда катнаша алачак.
Төп мәйданчык «УРАМ» экстрим-паркы булачак, анда барлык катнашучыларны һәм кунакларны иҗат һәм спорт коллективлары чыгышлары белән күңел ачу программасы көтә. Традиция буенча, стартта катнашучылар Кремль яр буеннан йөгереп узачак.
Спорт программасына шулай ук балалар һәм «Тормыш сөючеләр» йөгерүләре, «Игелекле Казан»нан хәйрия старты кертелгән. Гаилә елы уңаеннан гаилә йөгереше дә узачак, анда шәһәрнең иң спорт сөюче гаиләсен билгеләячәкләр. Теләүчеләр аерым мәйданчыкта ГТО комплексы нормативларын тапшыра алачак.
Бәйрәм традицион массакүләм йөгерү белән тәмамланачак.
«Милләт кроссы»нда катнашу өчен Ташаяк ур., 2а адресы буенча урнашкан Үзәк стадионда теркәлү узарга кирәк. Мандат комиссиясе бүгенге көннән алып, 20 сентябрьгә кадәр 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар традиция буенча кубоклар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк», – дип билгеләп үтте спикер.
Спорт яллары Казан ярыммарафоны белән дәвам итәчәк, ул төрле яшьтәге 5 меңнән артык кешене берләштерәчәк. Катнашучылар 3, 10 һәм 21 чакрым араны йөгереп узачак.
Казанның спорт мәктәпләрендә Ачык ишекләр көннәренә 3 меңнән артык кеше килгән
Теләгән һәркем спортчыларның ачык күнекмәләрен карый һәм баланы дәресләргә яздыра ала.
Икенче «Йөзьяшәрләр уеннары» башланыр алдыннан «Тормыш сөючеләрнең» күнекмәләре инде 22 объектта уза. Исегезгә төшерәбез, беренче Спартакиада вакытында – ә бу 200 ярыш көне – 1000 шәхси бүләк һәм 100 призлы кубок уйнатылды. Җиңүчеләрне һәм призерларны Илсур Метшин һәм совет фигуралы шуучысы, өч тапкыр олимпия чемпионы Ирина Роднина бүләкләде.
«Спорт өй янында» проекты кысаларында саф һавада ачык күнегүләр 33 локациядә уза. Шәһәрлеләр йога, фитнес һәм сузылу буенча дәресләргә кушыла ала. «Бүгенге көндә без, елның теләсә-кайсы вакытында һәр теләгән кеше буш вакытын спорт белән шөгыльләнеп уздыра алсын өчен, кышкы чорда күнегүләр үткәрү форматын эшкәртү буенча эш алып барабыз», – дип сөйләде физик культура һәм спорт комитеты рәисе.
30 ишегалды һәм торак комплекслар командалары «Безнең ишегалды чемпионнары» шәһәр спартакиадасында катнаштылар. Моңа кадәр хоккей, бадминтон, балалар футболы, киберспорт һәм баскетбол буенча ярышлар узган иде.
Узган атнада 24 команда арасында волейбол буенча чемпионнар билгеләнде. Алар Салават күпере торак районы спортчылары булды.
«Кичә генә футбол буенча ярышларда иң яхшы торак комплекслары ачыкланды. Тиздән без нәтиҗәләр ясаячакбыз һәм Казанның иң спорт сөюче ишегалдын ачыклаячакбыз», –дип өстәде спикер.