Казанда ел ахырына кадәр 157 яңа автобус йөри башлаячак, алар искергән автобуслар урынына юлга чыгачак. КАМАЗ җитештергән 20 автобустан беренче партия «ПАТП №2» базасына килде. Хәзер аны шәһәр маршрутларына чыгуга әзерлиләр. 96 кешене сыйдыра торган түбән идәнле яңа газ моторлы автобуслар һава сафландыргычлар белән җиһазландырылган. Шулай ук Татарстанда ягулыкның аз сарыф ителүе, эксплуатацияләүнең зур вакыты һәм сервис хезмәтенең булуы өстенлекләр булып тора. Яңа автобусларны бүген мэр Илсур Метшин карады.
Казан башлыгы Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, җәмәгать транспорты үсеше – шәһәрнең өстенлекле мәсьәләләренең берсе. «Без транспорт реформасын 15 ел элек уздырдык, илдә беренчеләрдән булып хезмәт күрсәтүнең югары дәрәҗәсенә ирештек. Әмма вакыт уза, автомобильләшү үсә, халык саны арта бара. Без бу вакыт эчендә 200 меңнән артык кешегә арттык, яңа проблемалар туды, шуларның берсе — хәрәкәт составын яңарту», — дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Ул шәһәрдә көн саен 600 берәмлек автобус йөри, аларның өчтән бере алыштыруга мохтаҗ, дип өстәде. «Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республика һәм шәһәр бюджетлары, предприятиеләр акчаларына без 157 автобус сатып алабыз», – диде ул. Шәһәр башлыгы яңа транспортка хезмәт күрсәтүнең уртача бәясен, эксплуатацияләүнең зур вакытын һәм якында гына сервис хезмәте булуын уңай бәяләде, чөнки автобуслар Татарстанда җитештерелә.
НЕФАЗ автобуслары-5299-40-57 газ ягулыгында эшлиләр, бу исә атмосферага углекислый газ чыгаруны киметергә һәм хезмәт күрсәтүгә чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирә. Сатып алынган үрнәкләрнең өстенлеге шунда ки, аларда 10 газ баллоны урнаштырылган (узган җыелмада сигез иде), шуның нәтиҗәсендә машина йөртүчеләр сменаны ягулык салуга кермичә генә эшләячәкләр. Автобусларда куркынычсызлык өчен газ агып чыгу датчиклары бар.
Мэрга яңа автобус 96 кешегә исәпләнгән, салонда 28 утыру урыны бар, дип сөйләделәр. Автобуслар пассажирлар агымы көчле булган маршрутларда файдалану өчен каралган. Шәһәр халкына уңайлы булсын өчен, салон һава сафландыргычлар, тавышны изоляцияләү, машина йөртүчене чакыру төймәсе, USB-розеткалар, тоткалар да шууга каршы япмалар белән җиһазландырылган. Әлеге өлгедә аз хәрәкәтләнүче пассажирларның ихтыяҗлары да исәпкә алынган: салонда инвалид коляскалары өчен урын бирелгән, күчерелмә пандус бар.
Һава сафландыргычлар салонда гына түгел, машина йөртүчеләр кабиналарында да урнаштырылган. Моннан тыш, автобуслар сигез камера белән җиһазландырылган, алар йөртүче кабинасында медиапанельгә чыгарыла, шуның аркасында ул салондагы һәм тышкы хәлләрне күзәтә ала.
Яңа автобуслар иртәгә юлга чыгачак һәм түбәндәге маршрутлар буенча йөриячәк: №1 («Елга порты – Дәрвишләр торак массивы»), №5 («ЦУМ – Халитов урамы»), №6 («Елга порты – Северный торак массивы»), №10, 10а («Серов урамы – Академик Губкин урамы»), №15 («Здоровье» комбинаты – Адоратский урамы»), №18 («Северополюсная урамы – Дуслык тыкрыгы»), №22 (»Можайский урамы – Ферма-2 торак массивы»), №30 («Дуслык тыкрыгы – Вокзал урамы»), №31 («IKEA кибете – Иске Пәбәдил торак массивы»), №36 («Осиново – Вещевой рынок»), №45 («Ферма-2 торак массивы – Су Анасы»), №46 («Дубрава» экопаркы» торак комплексы» – профилакторий»), №54 («Елга порты – Гаврилов урамы»), №60 («Химия урамы – Дәрвишләр торак массивы»), №71 («5 нче шәһәр клиник хастаханәсе – Константиновка торак массивы»), №72 («Г.Камал исемендәге театр – профилакторий»), №91 («ЦУМ – Биектау»).
Хәзер автобуслар «ПАТП №2» МУП базасында тора. Исегезгә төшерәбез, предприятие 40 шәһәр һәм биш сезонлы маршрутка хезмәт күрсәтә, шулай ук Казан мәктәпләре укучыларын йөртә. «ПАТП №2»гә барлык автобус ташуларының 80% ка якыны туры килә.
Яңа автобусларның киләсе партиясе Казанга сентябрь ахырына кадәр киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, Казанның җәмәгать транспорты автобуслар, трамвайлар, троллейбуслар һәм метро белән тәэмин ителгән. 73 җир өсте маршруты буенча көн саен 835 транспорт берәмлеге йөри. Узган ел «Метроэлектротранс» МУП паркы соңгы буын 25 яңа МАЗ-303Т22 троллейбусы белән тулыланды. Өлгене Татарстан башкаласы өчен «Минск автомобиль заводы» ААҖ Белоруссия предприятиесендә махсус эшләгәннәр. Яңа троллейбуслар үз ресурсларын сарыф иткән 2007 елгы транспорт чараларын алыштырды.