Казан мэры Илсур Метшин БРИКС саммиты алдыннан күчмә киңәшмә уздырды, анда ул архитектура яктыртуын куллануның яңа принциплары белән танышты. Каралган объектлар арасында Горький паркы янындагы тукталыш күшәкләре, Ратуша, Фукс бакчасы һәм яр буе, Кремль урамындагы йортлар һәм ТР Милли китапханәсе бар иде. Кайбер объектларны бердәм идарә итү системасына тоташтырачаклар. Ул бер үк вакытта көндәлек, ял яки бәйрәм сценариен уйнарга мөмкинлек бирәчәк, ул яктырту җылылыгының, төсмерләренең үзгәрүен күздә тота. Киңәшмәдә Илсур Метшин эшмәкәрләргә халыкара вакыйгага әзерлеккә кушылуларын һәм биналарны яктырту белән бизәүләрен сорап мөрәҗәгать итте.
«Шәһәрне бизи торган мөһим детальләрнең берсе – ул яктырту. Безгә кунаклар килүгә Казанда яктылыкны кайда күбрәк оештырырга кирәклеген аңлау мөһим. Кунаклар китәчәк, ә төзекләндерү һәм яктылык шәһәр халкына калачак, шуңа күрә мин барлык җитәкчеләргә, биналарның хуҗаларына мөрәҗәгать итәм: Әйдәгез, шәһәрне яктырак итик», – диде мэр Илсур Метшин.
Ул искәрткәнчә, 2013 елда Татарстан башкаласында узган Универсиадага эшмәкәрләр шәһәрне бизәүгә кушылган. Күпләр ул вакытта беренче тапкыр керү төркемнәрен һәм тулы биналарны яктыртуны, шулай ук чәчәкләр бизәлешен куллана башладылар. Һәм нәтиҗәдә халыкка юнәлтелгән алымнан оттык кына. Җәлеп итүчән фасадлар шәһәр халкына ошады, бу кунакларның санын артуга китерде.
«Казэнерго» АҖнең контракт идарәчесе Александр Рогожин сөйләвенчә, предприятие белгечләре тарафыннан эшләнгән архитектура яктыртуы планы өч сценарийны үз эченә ала: эш, ял һәм бәйрәм. Мәдәни мирас объектларын да кертеп, 288 әһәмиятле шәһәр бинасын бердәм идарә системасына тоташтырачаклар, бу бер үк вакытта иллюминация һәм сценарийлар белән идарә итәргә мөмкинлек бирәчәк. Яктылык салкын төсмердән җылыга күчә, шул рәвешле дулкын барлыкка килә. Атна көненә карап, ул тизәячәк яки акрынаячак. Бәйрәмнәрдә төсле яктыртуны кулланырга тәкъдим итәләр.
Архитектура яктыртуы вариантларының берсе Горький исемендәге парк янындагы тукталыш күшәгендә каралган. Хәзер объектның фасады светодиодлы тасма белән бизәлгән, ә түбәдә әлегә 22 яктырткыч урнаштырылган, алар металл такталарны яктырта, бөтен тукталыш урамның якты үзәгенә әйләнә.
Мэр күшәкне һәм мемориаль комплексны яктырту схемасын эшләп бетерергә кушты: «Ершов урамы — шәһәрнең иң җанлы урамнарының берсе. Монда якты яктырту булырга тиеш». Белгечләр күшәкнең бөтен түбәсен яктыртырга, колонналарга прожекторлар урнаштырырга, ә эчтәге лампаларны җылы төсләргә көйләргә тәкъдим иттеләр. Мэр кушуы буенча һәйкәл һәм стела өстәмә рәвештә прожекторлар белән яктыртылачак.
Парк каршындагы тукталышны башкача яктыртачаклар: медицина учреждениесе ягыннан яктылыкны сүндерәчәкләр, ут пациентларга комачауламасын өчен. Җир асты кичүе эчендә яктырту тулысынча әзер — монда сызыклы яктырткычларны тоташтырдылар, ә киңлекне сәүдә күшәкләре бизәячәк.
Шәһәр башлыгы архитектура яктыртуының бердәм концепциясенә кергән Казан Ратушасы фасадын карады. Бина өчен белгечләр шундый ук төсмерләрдә иллюминация ясадылар, төзелешнең вертикаль күчәренә игътибар юнәлттеләр. Концепциягә дулкын рәвешендә яктыртыла торган ТР Милли китапханәсе, шагыйрь Гаврила Каменев йорты (Кремль ур., 7), ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы бинасы (Кремль ур., 13) кергән, анда барлык эшләр тәмамланган.
Хәзер архитекторлар башкарма комитет биналарының берсендә (Миславский ур., 4), ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бинасында (Кремль ур., 9), Пушкин урамындагы 15 нче йортта яктыртуны тоташтыралар. ТР Милли музеен, Изге Барбара чиркәвен һәм Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы бинасын өстәмә прожекторлар һәм яктырту белән бизәү планлаштырыла.
Моннан тыш, БРИКС илләре саммитына халыкара вакыйга белән бәйле Миллениум күперенең төсле карарларын эшләтеп җибәрү турында тәкъдимнәр карала, мәсәлән, анда чара символикасын урнаштырырга мөмкиннәр.
Исегезгә төшерәбез, БРИКС илләре саммиты Казанда 22—24 октябрь көннәрендә узачак. Вакыйганы уздыру урыны 2024 елның 1 гыйнварында Россиягә ел ахырына кадәр дәвам итәчәк берләшмәдә рәислек күчкәч билгеләнде. БРИКС Россия, Бразилия, Һиндстан һәм Кытай тырышлыгы белән 2006 елда төзелә. 2011 елда берләшмәгә Көньяк Африка Республикасы, 2024 елда Иран, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Эфиопия, Согуд Гарәбстаны кушыла. Кайбер илләрнең БРИКСта күзәтүчеләр статусы бар.