Бүген мэр Илсур Метшин Ратушада информатика буенча ике тапкыр Халыкара олимпиадада җиңгән, Казанның 2 нче лицей-интернатының 11 нче сыйныф укучысы Гыймран Абдуллин белән очрашты. Укучы шәһәр башлыгына ни өчен Татарстан башкаласында укуын сөйләде һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты. Үз чиратында Илсур Метшин лицей-интернатның тулай торак шартларын яхшыртуда ярдәм итәргә вәгъдә итте.
Гыймран Абдуллин Казанның 2 нче лицей-интернатына күчерелгәнче Шәмонино (Башкортстан) авылы мәктәбендә укыган. Биш ел элек әти-әнисе улын алга таба үстерү өчен шәһәр гомуми белем бирү учреждениесенә күчерергә карар кылган. Сайлау Казанның 2 нче лицей-интернатына төшкән, анда Гыймран барлык керү сынауларын да үтәгән. Алтынчы сыйныфта ул информатика, математика, физика һәм инглиз теле белән кызыксына башлаган, ә хәзер информатикага игътибар бирә һәм бөтен буш вакытын программалаштыруга багышлый.
Сентябрь аенда Гыймран Абдуллин информатика буенча Халыкара олимпиадада икенче тапкыр алтын медаль яулады. Александриядә (Мисыр) узган ярышларда 90 илдән 350 дән артык укучы катнашты. Лицей-интернат укучысы мэрга быел интеллектуаль ярышларда Россия җыелмасын дүрт кеше тәкъдим иткәнен сөйләде – аннан башка тагын өч укучы Мәскәүдән булган. Гыймран сүзләренчә, аңа берничә тапкыр ил башкаласына күченергә тәкъдим иткәннәр, әмма укучы Казанда калырга карар кылган. Моңа шәһәр хакимияте тарафыннан олимпиадачыларга зур игътибар да йогынты ясады. Ел башында халыкара мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләр һәм аларның укытучылары өчен Казан мэры премиясе булдырылды. Алтын медаль ияләренә һәм аларны әзерләгән укытучыларга 300әр мең сум түләнде.
Информатика буенча халыкара олимпиадада җиңү Гыймранга дөньяның теләсә кайсы югары уку йортына укырга керү хокукы бирә. Хәзер укучы кайсы университетка документлар тапшырачагын сайлый, шулай ук чит ил учреждениеләрен дә карый. «Минем шундый фәлсәфә – мин яңа әйбергә яңа урында һәм яңа кешеләр белән генә өйрәнә алам», — дип сөйләде ул мэрга.
«Һәрвакыт үз-үзеңә ышаныч булырга тиеш. Син инде зур юл үткәнсең. Бөтен шикләрне бетерергә кирәк — син булдырырсың», — дип хуплады укучыны Илсур Метшин.
Шул ук вакытта Гыймран билгеләп үткәнчә, әгәр нинди дә булса чит ил вузын сайласа, барыбер яңа белемнәр белән Россиягә эшләргә кайтырга планлаштыра. «Бу бик дөрес алым — иң яхшысын алып, туган илгә кайту. Без сине һәрнәрсәдә хуплыйбыз һәм монда көтәчәкбез, син безгә кирәк», – диде Илсур Метшин.
Әти-әниләре очрашуда Казанда торак сатып алырга ниятләүләре, хәзер биредә фатир арендалаулары, ә Гыймран мәктәп интернатында яшәве турында сөйләделәр. ТР башкаласының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр иткәнчә, тулай торак бүлмәсендә 10га кадәр кеше урнаша. «Балаларга яшәү шартларын яхшыртырга кирәк», — дип ассызыклады мэр һәм интернатны карарга вәгъдә итте.
Гыймран Абдуллин шәһәр башлыгына мэрның эш җәдвалы нинди икәнен белү өчен тагын бер тапкыр очрашуын сорап мөрәҗәгать итте. Җавап итеп Илсур Метшин эш көнен мәктәп укучысы белән уздырырга һәм аңа мэр постындагы үз вазифалары турында тулырак сөйләргә вәгъдә итте.
Хәзер Гыймран Абдуллин информатика буенча IOI халыкара олимпиадасында, информатика буенча Азия-Тын океан олимпиадасында, International Advanced Tournament in Informatics, информатика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында һ. б. җиңүләр яулады.
Казан мэрының Гыймран Абдуллин белән беренче очрашуы узган ел – Укучының информатика буенча Халыкара олимпиадада беренче җиңүеннән соң булды.
Исегезгә төшерәбез, 2023/2024 уку елы Татарстан башкаласы укучыларының зур казанышлары белән билгеләп үтелде: Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында балалар 148 медаль яуладылар, тагын өч кеше Менделеевск халыкара олимпиадасында, информатика буенча Халыкара олимпиадада һәм Азия-Тын океан Олимпиадасында алтын алдылар.