БРИКС саммитына әзерлек кысаларында төзекләндерелә торган барлык иҗтимагый киңлекләр дә әзер диярлек. Әлегә эшләр дәвам итә торган соңгы объект – Горький исемендәге паркның керү төркеме. Монда һәйкәлне яңарту, җир асты җәяүлеләр кичүе һәм каршы якта тукталыш күшәген төзү бара. Бу эшне 6 октябрьгә кадәр тәмамлау планлаштырыла, дип хәбәр итте БРИКС саммитына әзерлек буенча штаб утырышында Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.
«Күптән түгел без керү төркемен карадык – Горький паркы нык үзгәрде. Монда соңгы штрихлар калды, октябрь башында эшләр тәмамланачак. Проблема челтәрләрне күчерүдә булды, ләкин тиздән территория сизелеп яхшыраячак. Бу шәһәрнең әһәмиятле һәм үзәк паркы», — диде мэр Илсур Метшин.
Саммитка әзерлек шәһәрне архитектура яктыртуы мәсьәләсенә кайтырга этәрде, дип өстәде ул. Бүгенге көндә бердәм идарә итү системасына этаплап 288 әһәмиятле объектны тоташтыру концепциясе эшләнгән. «Өч сценарий булачак: эш, ял һәм бәйрәм. Хәзер хакимият башлыклары милекчеләр белән сөйләшә, һәм мин шәхсән бүген әһәмиятле объектлар җитәкчеләре белән телефоннан бик күп сөйләшүләр уздырдым», – дип сөйләде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин милекчеләргә үз биналарын бизәүләрен сорап мөрәҗәгать итте: реклама такталарын төзәтергә, яктырткычлар куярга һ.б. «Кунакларны каршы алганда һәрвакыт өстәлгә иң яхшысын куялар. Бу очракта безнең өстәл — Казан. Шуңа күрә әйдәгез моңа чын икмәк тозлы кунакчыл хуҗалар кебек карыйк», — дип чакырды мэр.
Бүгенге көндә Горький исемендәге парк янындагы җир асты кичүенә төшү юлларын яңартасы һәм тукталыш төзелешен төгәллисе калды. Һәйкәл янындагы территорияне төзекләндерү тәмам һәм җир асты кичүе дә әзер, дип билгеләде Игорь Куляжев.
Саммитка ТР башкаласында сигез иҗтимагый киңлек әзерлиләр — җидесендә эшләр тәмамланды. Мәсәлән, парк һәм Меңьеллык мәйданы, Котельников һәм Коротченко скверлары төзекләндерелде; Болакта Россиядә бердәм идарә системасы белән иң озын фонтан комплексы эшләтеп җибәрелде; Бауман урамы участогында түшәлгән таш алыштырылды, терәк диварлар яңартылды, яктырту баганалары алыштырылды һәм өстәмә яңгыр рәшәткәләре урнаштырылды; Оренбург трактында «Казан» стеласы барлыкка килде.
Оренбург трактындагы «М» хәрефе ярдәмендә шәһәргә керү капкасы да үзгәрде, дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
«Төзекләндерү проектлары бик нык үсте: яңа сыйфатлы материаллар, яшелләндерү, кече архитектура җиһазлары, тавыш һәм яктылык җиһазлары. Без, ниһаять, Бауман урамын тәртипкә китердек, икенче этап ишегаллары булачак. Аларның кайберләре эшмәкәрләр ярдәмендә тәртипкә китерелгән, әмма игътибар һәм акча кертемнәре таләп итә торган урыннар бар», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Шулай ук шәһәрнең төп урамнарында 15 мең кв.м мәйданда 300 агач, 5 меңнән артык куак һәм чәчәкләр утыртылган. Моннан тыш, Казанда 2 меңнән артык чәчәкле чүлмәк барлыкка килгән.
Быел барлыгы 18 иҗтимагый киңлек төзекләндерелә, шуларның алтысы – «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты буенча.
Шулай итеп, килүчеләр өчен Александр Вишневский һәйкәле янындагы территория ачык. Зур Акчарлак күлен төзекләндерү (беренче чират) 1 октябрьгә тәмамланачак, чөнки төп эшләр акчарлакларның оя кору чоры аркасында соңрак башланган. Ә «Казан-2» тимер юл вокзалы янындагы скверны яшелләндерәләр.
Кече архитектура җиһазлары тулысынча диярлек ТР төзелеш тармагы барлыкка килүнең 100 еллыгы скверында, Петров паркында һәм Серов урамындагы бульварда урнаштырылган.
Программалардан тыш Казанда «Елмай» балалар паркы һәм Фукс бакчасы, Зәңгәр күлләр территориясе ачылды. Дүртенче объект — төзелеп килүче Г.Камал исемендәге театр бинасы янындагы парк территориясе, анда бүгенге көндә төзекләндерү эшләре дәвам итә.
ТР башкаласы буенча яшелләндерү кысаларында кунакчыллык маршрутлары буенча, массакүләм ял итү урыннарында, юл объектларында 56 мең агач һәм 40 мең куак утыртылды.
Игорь Куляжев сүзләренчә, 10 октябрьгә кадәр шәһәрдә тугыз җәмәгать бәдрәфен ремонтлаячаклар. Ул искәрткәнчә, быел 12 яңа бәдрәф эшләтеп җибәрелгән һәм тагын 10ысы торгызылган.
«Барлык чаралар да эш җәдвалы нигезендә алып барыла һәм билгеләнгән вакытта тәмамланачак», — дип өстәде спикер.