Казан БРИКС илләре саммитында катнашучыларны кабул итүгә «5», «4», «3» һәм «2» йолдызлы 55 кунакханә әзерли. Югары категориядәге номерларны рәсмиләштерү буенча соңгы эшләре сигез объектта дәвам итә. Куркынычсызлык паспортлары бүгенге көндә 44 кунакханәдә гамәлдә, тагын сигезендә документларны рәсмиләштерү бара, ә өчесендә аларны биналар файдалануга тапшырылганнан соң рәсмиләштерәчәкләр.
Бу хакта БРИКС илләре саммитын әзерләү һәм уздыру буенча шәһәр штабы утырышында туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.
«Тулаем алганда, без куелган вакытка сыешабыз, кунакханә хуҗалары белән атна саен очрашулар һәм сәфәрләр оештырабыз, – диде мэр Илсур Метшин. - Зур, ләкин күзгә күренми торган эш террорчылыктан саклану, куркынычсызлык паспортларын ясау буенча алып барылды, алар хокук саклау органнары тарафыннан бары тик барлык таләпләрне үтәгәндә һәм саклану чаралары булганда гына хуплана. Шәһәрнең террорчылыкка каршы комиссиясе бик яхшы эшли, ачыкланган хокук бозулар проценты аз. Әмма бу мәсьәләләрне дә төгәлләргә кирәк».
Шәһәр башлыгы урнаштыру чаралары хуҗаларына аерым рәхмәт белдерде. «Без кая гына барсак та, нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, милек формасына карамастан, мәсьәләне төгәл аңладылар. Республика рәисе җитәкчелегендә бердәм команда хисе бар — бу бик мөһим. Зурмы кунакханә яки кечкенәме, ресторанмы яки кафемы — без барыбыз да бер зур бурычны үтибез һәм безгә БРИКС дәүләтләре башлыкларының киңәйтелгән составын кабул итү хокукы ышанып тапшырылганын аңлыйбыз, бу бурычны төгәл үтәү өчен барыбыз да бертигез эшлибез. Барыгызга да рәхмәт белдерәм, ләкин йомшарырга сәбәп түгел, әзерлекнең соңгы аенда тулысынча бирелеп эшләргә кирәк», – диде мэр.
Ул сәүдә челтәрләре хезмәткәрләренә өйрәтүләр уздырырга, элемтә чараларының, янгын сигнализациясенең төзеклеген, тиз реакция төркемнәренең эшчәнлеген тикшерергә кирәклеген өстәде. Бу төркемнәрнең вакытында килеп җитүенә, белгечләрнең кыяфәтенә һәм җиһазланышына аерым игътибар бирергә кирәк.
Дарья Санникова сөйләгәнчә, югары категорияле номерларны төзекләндерү эшләре 14 кунакханәгә кагылган, шуларның алтысында алар тулысынча башкарылган инде. Калган эшләр сентябрь ахырына төгәлләнәчәк. Гомумән алганда, 22 кунакханәдә төзелеш, ремонт һәм косметика эшләре башкарылган.
«Кунакханәләрдә «люкс» һәм «президент» категорияле номерлар төзү шәһәребез кунаклары өчен көндәш тәкъдимнәр булдыруга ярдәм итә. Ремонт эшләре нәтиҗәсендә үзләренең йолдыз дәрәҗәсен күтәргән кунакханәләрнең мисаллары бар, ә башкалары килүчеләрне кабул итүнең югарырак дәрәҗәсенә чыга алачак», – дип билгеләде туризмны үстерү комитеты директоры.
Өстәмә рәвештә өч кунакханә һәм сигез кунак йорты төзелә.
Аерым бурыч – хезмәткәрләрнең һәм кунакханәнең билгеле бер ил делегатларын урнаштыруга әзерлеген тәэмин итү. Чит ил кунакларын кабул итү планлаштырылган кунакханәләрдә хезмәткәрләр инглиз телен белә. Күпчелек урнаштыру чаралары татар ашлары, өстәмә рәвештә хәләл-меню һәм кунаклар соравы буенча дини атрибутика тәкъдим итә.
Персонал параллель рәвештә махсус укыту уза, анда кайбер мөһим темалар күтәрелә. Мәсәлән, хезмәткәрләргә Россиянең БРИКС илләре белән үзара мөнәсәбәтләре турында сөйлиләр. Этикет һәм мәдәниятара аралашу кагыйдәләренә багышланган бүлекләр дә каралган.
Шулай ук бу атнада кунакханә эшчәнлегенә тотрыклы үсеш принципларын кертүгә багышланган түгәрәк өстәл узды. Очрашуда саммитның клиент төркемнәрен кабул итүче кунакханә җитәкчеләре җыелды.
Дарья Санникова билгеләп үткәнчә, берничә кунакханәнең бүгенге көндә кайбер проблемалары хәл ителмәгән килеш кала. Бу чүп савытларын күчерү зарурлыгы, төзелеш эшләреннән шау-шу һәм төнге вакытта көчле музыка. «Барлык бу мәсьәләләр дә тиешле бүлекләр җаваплыгы астында эшләнелә, барлык ачыкланган кисәтүләр эш тәртибе буенча бетереләчәк», — диде спикер.
«Район администрацияләре башлыклары, чүп савытларын күчерү кебек проблемалар — шәһәр штабы мәсьәләсе түгел. Без беренче генә халыкара вакыйганы кабул итмибез. Әгәр без моны эшләгән бар инде дип әйтсәк, бу ялгыш юлның башы булачак. Бу иске кагыйдә — кунакханәләрнең өске катына кадәр менәбез, тирә-ягыбызга карыйбыз, аякларыбыз белән бөтен маршрутны үтәбез — бу иң сыналган ысул, коллегалар», — дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин.
Ул кунакханәләргә һәм башка урнаштыру чараларына җаваплы затлар беркетелергә тиеш, дип өстәде. Әлеге мәсьәләләр хәл ителерлек, һәм кунаклар килү алдыннан аларны хәл итү аерым тикшерелеп торырга тиеш.