Казанда 22 сентябрьдә барлык кунакханәләр дә БРИКС саммитында катнашучыларны кабул итүгә әзер булачак. Номерлар 14 кунакханәдә яңартыла, шуларның алтысында эшләр тулысынча төгәлләнгән инде. Тагын сигез объектта җиһазларны яңарталар. «Гранд Отель Казан» һәм «Шаляпин Палас»та эшләр барышын мэр Илсур Метшин тикшерде.
БРИКС илләре саммитына 20 меңгә якын кеше килер дип көтелә. Дәүләт башлыклары белән делегацияләрдән тыш, шәһәргә журналистлар, техник персонал, хокук тәртибе хезмәткәрләре, волонтерлар киләчәк. Аларны урнаштыру өчен Казанда 52 кунакханә әзерлиләр. Кайбер объектларны халыкара таләпләргә бәйле рәвештә яңартырга: номерларны һәм инженерлык коммуникацияләрен төзәтергә, яңа җиһазлар урнаштырырга кирәк булды. Нәтиҗәдә кунакханәләр бер баскычка югарырак булачак, ә яңартылган инфраструктура шәһәрнең булачак кунаклары өчен калачак һәм туристлык өлкәсе мөмкинлекләрен арттырачак.
Мэр Илсур Метшинның сәфәренең беренче ноктасы Петербург урамындагы дүрт йолдызлы «Гранд Отель Казан» булды, ул 2009 елда ачылган. Шәһәр башлыгын объектлар милекчесе Илшат Хәйруллин озата йөрде. БРИКС саммитына кунакханәдә 11 номерны яхшырттылар:10 ике бүлмәле люкс һәм бер президент апартаменты. Моның өчен киңлекне яңадан планлаштырырга һәм берничә номерны берләштерергә кирәк булган. Хәзер президент апартаментларында косметик ремонт дәвам итә, ә калганнарында – эшләр инде тәмамланган.
17 катлы кунакханә кунаклары өчен 214 номер, кече һәм зур конференц-заллар, сөйләшүләр бүлмәсе һәм фитнес-үзәк бар. Төп ресторанда кунакларга татар, рус һәм Европа ашлары белән төрле меню тәкъдим итәләр.
Аннары Илсур Метшин Бауман урамындагы XIX гасыр бинасында урнашкан «Шаляпин Палас» дүрт йолдызлы кунакханәсен карады. Халыкара вакыйгага мәдәни мирас объектының фасады, түбәсе, керү төркемнәре яңартылган. Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова билгеләп үткәнчә, үзгәрешләр люкс категориясенең 10 номерына һәм бер президентныкына кагылган. Соңгысында пәрдәләрне өлешчә алыштырганнар, косметик ремонт ясаганнар, шулай ук номер өчен техника һәм җиһаз сатып алганнар. Люксларда эш комплекслы башкарылган: обойлар ябыштырылган, түшәмнәр буялган, идән өслеге алыштырылган, җиһазлар куелган, шулай ук бүлмәне йокы бүлмәсе һәм кунак бүлмәсе итеп аерганнар. Менюда хәләл стандартлары буенча милли кухня каралган.
«Шаляпин» кунакханәсендә барлыгы 123 номер, берничә конференц-зал, сауна, бассейн һәм тренажер залы бар.
Исегезгә төшерәбез, БРИКС илләре саммиты Казанда 22—24 октябрь көннәрендә узачак. Чараны уздыру урыны 1 гыйнварда Россиягә БРИКСта рәислек күчкәннән соң билгеләнде, ул ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.
БРИКС Россия, Бразилия, Һиндстан һәм Кытай тырышлыгы белән 2006 елда барлыкка килә. 2011 елда берләшүгә Көньяк Африка Республикасы кушыла, 2024 елда — Иран, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Эфиопия, Согуд Гарәбстаны. Кайбер илләрнең БРИКСта күзәтүчеләр статусы бар.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов катнашты.