Бүген дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының чираттан тыш XXXIII сессиясендә депутатлар уналты мәсьәләне карадылар. Утырышта катнашучылар 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 елларның планлы чорына шәһәр бюджеты турындагы карарга үзгәрешләр керттеләр, социаль ипотека программасы буенча торак сатып алуга мохтаҗ гаиләләр исемлеген расладылар, шулай ук ТР Дәүләт Советына сайланган хезмәттәшләренең вәкаләтләрен бетерү өчен тавыш бирделәр. Сессия мэр Илсур Метшин рәислегендә узды.
Беренче мәсьәлә 2024 нче һәм 2025 һәм 2026 елларның планлы чорына Казан бюджетына үзгәрешләр кертүгә кагылды. Доклад белән финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин чыгыш ясады. ТР Хөкүмәте кабул иткән норматив актлар нигезендә шәһәр бюджетына кире кайтарылмый торган керемнәр күләме 387 млн сумга арта. Акчалар төзекләндерү объектларын һәм муниципаль учреждениеләрне карап тотуга, шулай ук гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерүгә юнәлдереләчәк.
Бюджетның салым булган һәм салым булмаган керемнәрен 4 млрд сумга арттыру исәбенә түбәндәге юнәлешләр буенча чыгымнар артачак: социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм төзекләндерү предприятиеләре өчен базалар төзү һәм ремонтлау, төзекләндерү объектларын карап тоту, торак-коммуналь хуҗалыкка чыгымнар, махсус хәрби операция кысаларында чаралар үткәрү. Шулай ук акчалар җәмәгать транспорты эшенә, муниципаль учреждениеләрне һәм машина кую урыннарын тотуга, җир асты кичүен капиталь ремонтлауга һәм проект эше һәм смета документларын эшләүгә юнәлдереләчәк.
Нәтиҗәдә бюджет күләме керемнәр буенча 48 млрд 84,8 млн сум, ә чыгымнар буенча – 54 млрд 534,5 млн сум тәшкил итәчәк. Дефицит — 6 млрд 449,7 млн сум, аны каплау чыганагы — ел башына калган шәһәр бюджетының өлеше.
Аннары Казан Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Андрей Лобов Казанның җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә кайбер зоналарны урнаштыру чикләре өлешендә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Депутатлар территориядән фактта файдалану зоналарын планлаштыру, күпкатлы торак төзелеше һәм ял итү, спорт һәм иҗтимагый-җитештерү объектларын урнаштыру турындагы тәкъдимнәрне карадылар.
Казанның Торак сәясәте идарәсе башлыгы Лилия Шәрипова социаль ипотека программасы буенча торак алуда кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрнең өстәмә исемлеген раслау тәкъдиме белән чыкты. Исемлеккә МХО-да катнашучыларның гаиләләре, шул исәптән һәлак булучылар, шулай ук авыр тормыш хәленә эләккән һәм тораксыз калган гаилә кергән.
Моннан тыш, утырышта катнашучылар Казан шәһәре Думасы депутатлары Евгений Чекашов, Руслан Йосыпов һәм Рушан Минһаҗев вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсен карадылар. Исегезгә төшерәбез, бу аларның ТР Дәүләт Советына сайланулары белән бәйле.