Бүген Казан мэры Илсур Метшин Серов урамында бульварны ачу тантанасында катнашты, анда беренче чиратны төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Бу республикада сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тулысынча җайлаштырылган бердәнбер иҗтимагый киңлек. Бульварда балалар һәм спорт мәйданчыклары, сәхнә, сизгер бакча һәм башка функцияле мәйданнар бар. Шәһәр башлыгы халык белән аралашты һәм төзекләндерү буенча киләчәк планнары белән уртаклашты – 2025 елда биредә күлне чистартачаклар, аның янында күзәтү мәйданчыгы, велосипед юллары урнаштырачаклар. Ә СИБУР ширкәте сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен велосипедлар прокаты күшәген төзүдә катнашачак.
«Бездә масштаблы халыкара вакыйгалар никадәр күбрәк булса, без халык өчен шулкадәр күбрәк эшли алабыз һәм шулкадәр күбрәк мирас калачак. Без шәһәрне БРИКС саммитына әзерләү аркасында күптән хыялланган зур проектларны башкардык. Ләкин Серов урамындагы бульвар бөтенләй аерым, чөнки бу аз хәрәкәтләнүче төркемнәр өчен тулысынча җайлаштырылган беренче парк, ул инклюзия программасы буенча ясалган. Без бу юнәлештә пионерлар. Без моны бер җирдән дә күзәтеп төземәдек, Россиядә яки БДБ илләрендә эшләнгәннәрне күреп бөртекләп җыйдык», – диде бульвар ачылышында мэр Илсур Метшин. Ул Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановка, хезмәттәшләренә һәм төзүчеләргә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.
Шәһәр башлыгы яңа җәмәгать урынының урнашуын билгеләп үтте: янәшәдә инклюзив үзәк статусына лаек булган «Ярдәм» мәчете, шулай ук «Дан» тернәкләндерү һәм инклюзив спорт комплексы урнашкан, күршедә күрү һәм ишетү сәләте начар булган казанлылар яши.
«Беренче этап тәмамланды, без хәзер икенче этапны ничек тормышка ашырачагыбыз турында уйлыйбыз. Биредә актив кешеләр бик күп, бүген алар килеп, сулыкны кире кайтаруны сорадылар. Без аны чистартачакбыз, экологик төзекләндерүнең нинди вариантын кулланырга дип уйлыйбыз. Ләкин хәзер Серов урамында булуга шатланабыз — элек бу сазлыклы җирлек иде, монда бернинди парк яки сквер исе дә юк иде. Ә бүген менә шундый искиткеч бульвар ачылды. Без моны халык һәм бөтен Россиядән «Ярдәм» мәчетенә килүчеләр өчен эшләдек. Бульвар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ошар дип өметләнәбез», — диде Илсур Метшин.
Яңа иҗтимагый киңлектә бүген халыкны чын бәйрәм көтә иде. Архитекторлар бульвар буйлап экскурсия уздырдылар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Наперегонки со счастьем» дип аталган велосипед узышы оештырылды, ә клоун Руслан Риманас шаяртулар, күңел ачулар һәм шатлык белән тулы «Семейные заморочки» спектаклен тәкъдим итте. Алга таба бульвардагы чаралар программасын «Игелекле Казан» һәм Парклар һәм скверлар дирекциясе уздырачак.
«Без монда бульвар барлыкка килүенә бик шат. Без монда 40 елдан артык яшибез, бу урында һәрвакыт машина кую урыны булды, шундый супер заманча парк килеп чыгуы гаҗәп. Казан үсештә, хәзер шундый инфраструктура бар. Рәхмәт, рәхмәт. Оныкларымны монда алып килергә телим, алар бик шат булырлар», — диде Гүзәл Хисмәтуллина.
Бульвар ачылышына бик күп балалар килде. Аларның берсе Сәмирә Минһаҗева паркның үзенә бик нык тәэсир иткәнен сөйләде: «Миңа биредә балалар таулары һәм башка кызыклы әйберләр күп булуы ошады. Монда матур. Мин бульвар сәхнәсендә күңелле чыгышлар, биюләр яки җырлар белән чыгыш ясарга телим».
3,9 га мәйданлы Бульвар «Ярдәм» мәчетеннән Восход урамына кадәр сузылачак. Быел эшләр беренче участокта – мәчеттән алып «Серов урамы» тукталышына кадәр башкарылды.
Территориядә 12 функцияле мәйдан каралган. Бүгенгә ике балалар мәйданчыгы, физик күнегүләр ясау өчен яраклаштырылган җиһазлар белән спорт мәйданчыгы, сәхнә, җәяү йөрү зоналары һәм сизгер бакча җиһазландырылган. Бульварны проектлаганда сәламәтлек үзенчәлекләре булган шәһәр халкының һәм «Дан» инклюзив спорт комплексы тернәкләнүчеләренең фикерен исәпкә алганнар. Аларның үтенече буенча бульварда боччада уйнау өчен мәйданчык җиһазландырылды, анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәр һәм балалар күнегүләр ясый һәм ярышларда катнаша ала. Моннан тыш, шахмат уены өчен өстәл барлыкка килде — монда урындыклар урнаштырдылар һәм инвалид коляскаларында паркка килүчеләр өчен уңайлы керүне тәэмин иттеләр.
Вакыйгалар зонасында сәхнә, ял итү участоклары булган сукмаклар һәм бәдрәф урнаштырылган. Бульвар күшәгендә «Добрый сувенир» кибете ачылды, анда теләүчеләр инклюзив остаханәләрдә эшләнгән товарларны сатып алырга мөмкин.
Сизү органнарын ныгыту өчен бульварда төрле элементлар булган сизгер бакча, шул исәптән хуш ис терапиясе өчен зона, тоела торган сукмак, җуйлы көзге, музыка кораллары һәм башкалар булдырылды.
Шулай ук бульварда кече архитектура җиһазлары, тавышлы мәгълүмат такталары урнаштырылган, яктырту һәм видеокүзәтү тоташтырылган. Ә киңлек янында 100 дән артык машина кую урыны, шул исәптән аз хәрәкәтләнүче төркемнәр өчен дә җиһазландырылган.
Паркта җәяүлеләр юлы буйлап 175 агач, 2476 куак һәм 13 мең 99 күпьеллык үсемлек утыртылган. Алар арасында: каен, кызыл һәм ак шомырт, өрәңге, миләш, канәфер, берничә төр спирея, артыш һәм тагын 17 төр күпьеллык үсемлек (бөтнек, ала миләүшә һ.б.). Яшеллекнең төрлелеге территориядәге туфрак суларының югары дәрәҗәдә булуын исәпкә алып билгеләнде.
Серов урамындагы бульвардагы барлык эшләрне финанслау булганда 2025 елда тулысынча тәмамлау планлаштырыла. Күл территориясендә аерым инженер-геологик эзләнүләр үткәрәчәкләр һәм аны тернәкләндерү буенча проект эшләячәкләр. Биредә яшәүчеләр сулыкны саклап калуны яклап чыктылар, әмма бүгенге көндә ул ләмгә баткан һәм ямьсез ис тарата. Йөзеп йөрүче фонтан булган күл территориясендә күзәтү мәйданчыгы һәм велосипед юллары барлыкка киләчәк.
Бульварның икенче өлешен үстерүгә киләсе елда СИБУР кушылачак. «Казаноргсинтез» ГАҖ генераль директоры Айрат Сафин мэрга 90 кв.м мәйданлы күпфункцияле күшәк проектын тәкъдим итте. Биредә ел әйләнәсе велосипедлар саклау һәм бирү хезмәте эшләячәк, ә мәктәп укучылары, студентлар һәм өлкән буын кешеләре өчен мастер-класслар оештырылачак.
Күшәкне төзегәндә поликарбонат куллану планлаштырыла — мондый материал «Казаноргсинтез»да гына җитештерелә. «Кешеләр бу продукциянең Казанда җитештерелүен беләчәк һәм аның никадәр нәзек икәнен күрәчәк», – диде Айрат Сафин.
Төзекләндерү «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты буенча алып барылды.
Быел Казанда 18 җәмәгать киңлеге яңартылган һәм төзекләндерелгән, алар арасында – «Елмай» балалар паркы, Фукс бакчасы, Котельников һәм Коротченков скверлары, Меңьеллык паркы һәм мәйданы, шулай ук башка объектлар. Бу шәһәрнең Уеннарга һәм БРИКС саммитына әзерләнүе нәтиҗәсендә мөмкин булды.