Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм мэр Илсур Метшин «Казанские наличники» скверында булдылар, аны төзекләндерү быел төгәлләнде. Эшләрне «Том Сойер Фест» хәрәкәте активистлары башкарды. Бүген ачык һавада йөзлекләр күргәзмәсе яңа экспонат белән тулыланды – йолдызлы, агач рамлы тәрәзә һәм тәрәзә капкачлары. 1950 елларда йөзлек Бөек Ватан сугышы ветераны йортын бизәгән, вакыт узу белән гаилә күченгән, ә иске йортны сүтергә булганнар. Йөзлекне саклап кала һәм музейга тапшыра алганнар.
Груздев урамындагы ташландык җирдәге скверны төзекләндерү 2023 елда башланган. Эшкә 300 гә якын кеше кушылды, ә иҗтимагый киңлекнең дизайн-проектын Казанның үсеш институты булдырды. Сквер территориясен чүп-чардан чистартканнар, аннары монда агачлар һәм куаклар утыртканнар, янгынга каршы диварны ныгытканнар, аңа граффити ясаганнар, активистлар үзләре яңарткан йөзлекләр куйганнар.
«Гореф-гадәтләрне саклап калу, бу йөзлекләрне бик яхшы эшләгән осталарны табу – сезнең тарафтан бик зур эш башкарылды. Бездә яңа һөнәрчелек үзәге булачак һәм без һичшиксез бу тематиканы анда үстерәчәкбез. Бу сквер халык өчен дә, туристлар өчен дә бик кызыклы урын булачак», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул активистларга шәһәр тарихына игътибарлы булулары һәм халык һөнәрчелеге гадәтләрен саклаулары өчен рәхмәт белдерде.
Шулай ук бүген төбәк башлыгы Бутлеров урамындагы элеккеге Александровский приюты бинасында булды, анда капиталь ремонт 1980 елларда үткәрелгән. 2022 елда төзүчеләр бинаның нигезен һәм диварларын ныгытканнар. Алга таба яңарту эшләрен башкару өчен Рөстәм Миңнеханов ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетына һәм «Татинвестгражданпроект»ка проект-смета документларын эшләргә кушты. Революциягә кадәр 1889 елда төзелгән бинада кызлар өчен приют урнашкан булган, ә 1917 елдан соң бинаны галимнәр йортына тапшырганнар. 1993 елдан объект Татарстан Фәннәр академиясе карамагында, ә 2014 елдан Халиков исемендәге Археология институтына язылган.
Рәхмәтуллин урамы – Профсоюз урамы тарихи кварталында Татарстан рәисе торгызу эшләре темпларын бәяләде. Һәйкәлләр комплексын Рөстәм Миңнеханов 2011 елда территориядә булганнан соң төзекләндерергә кушты. Кварталда 1873 елда танылган революционер Николай Бауман туган һәм яшәгән йорт, Пискунов йорты, Дворяннар җыелышы кунакханәсе бинасы һәм башка объектлар урнашкан. Торгызу эшләре этаплап алып барыла.
Төбәк башлыгы Сапугольцев утары флигелендәге эшләр нәтиҗәләре белән танышты – бу төбәк мәдәни мирас объекты. Киләчәктә биредә сурәтләр, шул исәптән Татарстан рәссамнары күргәзмәләрен уздыру планлаштырыла.
Аннары Рөстәм Миңнеханов элеккеге «Адонис» фабрикасы территориясендә булды, аның бинасы кыйммәтле һәм тарихи. Ике катлы корпус 1825 елның язында төзелә башлый. Хәзер объектның торышы чикләнгән эшкә сәләтле дип бәяләнә. Соңыннан Петр чорының алыштыргысыз архитектура һәйкәле һәм Казанның иң иске гражданлык бинасы булган Дряблов (Михляев) йортын карадылар. Рөстәм Миңнеханов объектларны комплекслы рәвештә төзекләндерергә тәкъдим итте. Ул киләчәк киңлек концепциясен булдырырга һәм эшләрне этаплап тормышка ашырырга йөкләде.
Соңыннан Татарстан рәисе Казанның Петропавловск соборы яңартуын карады һәм музейда булды. Хәзер торгызу эшләре гыйбадәтханә комплексы территориясендә алып барыла. Объектта булганда ТР Рәисен Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл озата йөрде.
Объектларны карап йөрүдә Республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, ТР рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм башкалар катнашты, дип хәбәр иттеләр Рөстәм Миңнехановның матбугат хезмәтендә.