2024 елда «Безнең ишегалды» программасы 459 күпфатирлы йорт территориясен колачлады. Шуларның 452се хәзерге вакытка төзекләндерелгән, калган объектларда эшләр тәмамланмаган әле. Яхшырту 100 мең тирәсе шәһәр кешесенә кагылган.
500 мең кв.метрдан артык асфальт-бетон өслек яңартылды, 3 меңнән артык терәк һәм 4,5 мең энергия саклаучы яктырткыч ремонтланды, 5 меңнән артык кече архитектура формасы куелды. 100 дән артык яңа контейнер мәйданчыгы һәм 5 мең парковка урыны барлыкка килде, дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсендә тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәләхетдинов.
«Бүген халык белән стратегик мәсьәләләр дә, агымдагы проектлар да, мәсәлән, «Безнең ишегалды» турында фикер алышу нормасы булды, без аны республика рәисе Рөстәм Миңнеханов программасы буенча гамәлгә ашырабыз. Һәм бердәмлеккә ирешү мөмкин булмаса да, бу тулысынча нормаль – күпме кеше, шул кадәр фикерләр. Әмма килешү бик мөһим, диалогта консенсуска килергә һәм күпчелек тавыш белән алар сайлаган проектлар һәм өстенлекләр буенча мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк», – дип ассызыклады шәһәр мэры Илсур Метшин.
Ул билгеләп үткәнчә, «Безнең ишегалды» программасы инде биш ел дәвамында гамәлгә ашырыла, һәм бүгенге көнгә 2278 йорт территориясендә капиталь ремонт ясалган. «Ярты миллион казанлының ишегаллары тәртипкә китерелгән, һәм бу зур масштаб. Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт – биш еллык программа дәвам итә дигән карар кабул ителде. Бездә йөзләрчә ишегаллары капиталь ремонтланырга тиеш, әмма тулаем алганда программа Казанның күпчелек ишегалларын колачлады. Һәм бу безнең кешеләрнең кәефе буенча күренә», – диде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин киләсе елга әзерләнү мөһим дип өстәде. Ул район башлыкларына, аларның эзлеклелеген билгеләү өчен, челтәр компанияләре белән эшләүне килештерергә кушты. «Исемлек билгеләнгән, һәм ремонт эшләренең чиратын башка программаларның нәтиҗәләрен бозмас өчен төзергә кирәк», – дип игътибар итте шәһәр башлыгы.
Игорь Сәлахетдинов сөйләвенчә, агымдагы ел программасы буенча эшләр башкарылган диярлек. 15 октябрьгә кадәр Хәрби шәһәрчектә – 32 (33, 173, 175, 179,181, 182) һәм Һади Такташ урамы, 105 номерлы йортлар урнашкан җиде йортның территорияләрен төзекләндерү эшләрен төгәлләү планлаштырыла. «Срокларны күчерү беренче очракта җылылык челтәрләрен ремонтлауга бәйле, ә икенчесендә – Туфан Миңнуллин урамы һәм Һади Такташ урамы буенча юлны реконструкцияләүгә бәйле рәвештә таләп ителде», – дип аңлатты спикер.
Бер йорт (Октябрь шәһәрчеге, 1/112) агымдагы ел планыннан чыгарылган. Халык бердәм карарга килә алмады һәм баш тарту беркетмәсен имзалады, дип билгеләде Игорь Сәлахетдинов.
Иң төзек ишек алды Мөштәри урамы, 10 адресы буенча урнашкан. Аның мәйданы – 512 кв.м, ул 37 кешене колачлый. Ә иң зур объект булып Галиәсгар Камал исемендәге төзелә торган театр бинасы янында Х.Такташ һәм Н.Назарбаев урамнары буйлап 24 йорт ишегалды территорияләре комплексы булды. Территориянең гомуми мәйданы – 98,5 мең кв.м. Бу йортларда 7 мең кеше яши.
Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе сүзләренә караганда, программаны гамәлгә ашыруда барлыгы бер меңнән артык эшче һәм 150 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Проект кысаларында комплекслы төзекләндерү принцибы гамәлгә ашырыла, анда ишегаллары тирәсендә өстәмә җәяүлеләр элемтәсе барлыкка килә, керү юллары ремонтлана. «Барлык эшләр дә халыкның сорауларына максималь игътибар белән уздырыла, һәркемнең фикере исәпкә алына», – дип ассызыклады спикер.
Аның сүзләренә караганда, «Безнең ишегалды» программасы алты төр эшне үз эченә ала. Бу юллар һәм тротуарларны ремонтлау, хуҗалык-көнкүреш җиһазлары, эскәмияләр һәм урналар, балалар һәм спорт җиһазлары урнаштыру, тышкы яктыртуны һәм контейнер мәйданчыкларын оештыру.
Яшеллек исемлеккә керми – моның белән идарә итүче компанияләр һәм шәһәр халкы шөгыльләнә. Шулай ук, инженерлык коммуникацияләренең урнашуын исәпкә алып, парковка урыннары, яшел зоналар, балалар мәйданчыклары балансын, машина юллары һәм тротуарлар киңлеге нормативларын үтәүгә дә игътибар бирелә.
«Хәзерге вакытта Казанда 2019 елда БТИ үткәргән инвентаризация нигезендә ремонт таләп итә торган ишегалларының 65%ы төзекләндерелгән», – дип билгеләп үтте спикер.
Татарстанда программаны гамәлгә ашыру дәвам итү сәбәпле, инде май аенда гражданнарның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2025 елда төзекләндерергә планлаштырылган ишегаллары исемлеген формалаштырдылар. Гомуми исемлеккә 200 ишегалды территориясе кергән, шуларның 80 – Казанда. Халык белән очрашулар уздырылды, аларның киңәшләре алынды, аларны исәпкә алып, хәзер проектлау алып барыла.