8 км га якын озынлыктагы яңа магистраль Мамадыш трактын бушатырга тиеш — хәзер машина йөртүчеләр шәһәрдән алты-җиде минут эчендә чыга алачак. Трассаның бөтен буенда ясалма яктырту бар, ә юл буенда җир өсте һәм җир асты җәяүлеләр кичүләре, велосипед юллары төзелде, бу хәрәкәт куркынычсызлыгын арттырачак. Түләүле участокта «ирекле агым» системасын тоташтырдылар, ул машина йөртүчеләргә туктамаска һәм юл өчен түләгәндә тизлекне киметмәскә мөмкинлек бирәчәк. Транспортны теркәү һәм автоһәүәскәрләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен трактта 45 берәмлектән артык видеокамера, экран, үзгәрүчән мәгълүмат билгеләре урнаштырганнар – шуның нәтиҗәсендә Вознесенск тракты шәһәрнең иң акыллы һәм технологик яктан тулыландырылган магистраленә әверелгән.
Вознесенск тракты төзелеше 2021 елда башланды, беренче чираттагы эшләр 2023 елда тәмамланды. Трасса Татарстан башкаласында 1969 елның Генераль планында каралган бишенче магистраль булды. Моннан тыш, Вознесенск тракты – республикада беренче түләүле шәһәр юлы. Трассаның икенче чираты буенча хәрәкәтне ачу тантанасында Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Видеоконференция форматында Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов та кушылды.
«Вознесенск тракты шәһәр проектына әле ерак 1969 елда ук салынган иде. Казан, республика халкы һәм җитәкчеләре 55 ел буе юл булачак дип хыялландылар. Горький шоссесын төзекләндергәнегез өчен, проектларны гамәлгә ашырганыгыз өчен рәхмәт», – дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы. Ул шулай ук Россия президенты Владимир Путинга зур проектларны гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерде, шул исәптән М12 федераль трассасын төзегән өчен: «Бу бик кыйммәтле. Хәерле юлга, Яңа ел белән! Быел тормышка ашырылган яңа ел бүләкләре өчен Казанда яшәүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерәм».
Бүген шулай ук Казан аэропортында перрон һәм «Алексеевск – Әлмәт» түләүле трассасы ачылды. Россия президентына рәхмәт сүзләренә Рөстәм Миңнеханов та кушылды. Ул билгеләп үткәнчә, ил тарихында мондый күләмдә транспорт объектлары беркайчан да төзелмәгән. Моның белән Марат Хөснуллин да килеште.
Вознесенск тракты Мамадыш трактын шактый җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк. Биредә өч полоса буйлап һәр якка өзлексез светофорсыз хәрәкәт итүне күздә тотканнар. Транспорт 70 км/сәг тизлек белән хәрәкәт итә ала. Юл Казаннан алты-җиде минут эчендә чыгуны тәэмин итәчәк. Юлның киңлеге якынча 27 м, ә юл өслегенең гомуми мәйданы якынча 320 мең кв.м тәшкил иткән. Җәяүлеләр өчен икешәр җир асты һәм җир өсте җәяүлеләр кичүе төзелгән, озынлыгы 11 км һәм киңлеге 4,5 метрга кадәр булган тротуар төзелгән.
Вознесенск трактының икенче чиратын төзү барышында эшчеләр Нокса елгасы аша күпер һәм Крутовка елгасы аша су үткәрү торбасы, чистарту корылмалары һәм яңгыр суы агызу рәшәткәләре, М7 трассасына тоташкан урында чишелеш төзегәннәр. Юл буенда 10 км дәвамында 852 яктырту баганасы һәм тавыштан саклаучы экраннар урнаштырылган, янәшәдәге территория төзекләндерелгән. Эшнең иң катлаулы өлешләреннән берсе газ, элемтә, электр челтәрләрен күчерү булды.
Казан өчен шәһәр чикләрендәге түләүле юл яңалыкка әйләнде, әмма Мәскәү һәм Санкт-Петербургта мондый ысул күптән кулланыла. Икенче чиратта йөрү 90 сумнан 350 сумга кадәр торачак. 11 гыйнварга кадәр исәп-хисап системасы тест режимында эшли, шуңа күрә тракт буенча бушлай йөрергә мөмкин. Киләчәктә юл өчен биш көн түләргә кирәк булачак.
Вознесенск трактында «ирекле агым» системасы ярдәмендә киртәсез хәрәкәт оештырылган. Ул машина йөртүчеләргә туктамаска һәм юл өчен түләгәндә тизлекне киметмәскә мөмкинлек бирәчәк. Мондый система М12 трассасында кулланыла. Юл йөрү өчен сайтта түләргә була, киләчәктә уңайлылык өчен мондый мөмкинлекне мобиль кушымтага тоташтырырга планлаштырыла, дип сөйләде «Оптима-технологии» төзүче ширкәт директоры Рөстәм Рәфиков. Автомобильләрне теркәү һәм машина йөртүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен трактта 45тән артык видеокамера, мәгълүмат экраннары, үзгәрүчән мәгълүмат билгеләре, детекторлар һәм метеостанцияләр урнаштырылган.
Якын-тирә районнарда яшәүчеләргә өстәмә юл (Иман урамыннан Зәкиев һәм Академик Глушко урамнары киселешенә кадәр) ачык. Шулай ук Иман урамыннан Азат Аббасов урамына кадәр Мамадыш трактына чыгу юлы норматив хәлгә китерелде.
Эшләрнең заказчысы «Главтатдортранс» ДКУ булды, ә подрядчы итеп «Волга Автодор» ҖЧҖ билгеләнде. Трасса төзелешенә 200 кеше һәм 100 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.
Исегезгә төшерәбез, Вознесенск трактының Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр 4 км озынлыктагы беренче участогы узган ел ачылды. Магистраль буенча тиз хәрәкәт итү өчен ике тоннель һәм җәяүлеләр өчен өч җир асты кичүе төзелде. Алты буйлы юл буйлап велосипед юллары, яңгыр сулары кою урыннары, тротуарлар салынган, 470 яктырту баганасы, 985 метр озынлыктагы тавыштан саклаучы экраннар урнаштырылган, 5927 агач һәм 2230 куак утыртылган.
Элегрәк Казанда төзекләндерүдән соң Горький шоссесы буенча хәрәкәт ачылды. 11,5 км озынлыктагы магистральнең сыйдырышлыгы ике тапкырга арткан — сәгатенә 11 мең автомобильгә кадәр машина үтәргә мөмкин. Трассаны алты буйга кадәр киңәйттеләр, анда Татарстанда беренче өч катлы развязка, эстакада, тоннель, борылыш төеннәре, шулай ук җир өсте һәм җир асты җәяүлеләр кичүләре төзелде.