Казанда стационар булмаган сәүдә өлкәсендә тәртип урнаштыру буенча актив эш дәвам итә. Стационар булмаган сәүдә объектлары санын киметү һәм шәһәрнең тышкы кыяфәтен яхшырту фонында хакимият намуссыз эшмәкәрләрне йорт яны территорияләренә күчерү белән бәйле яңа чакырулар белән очраша. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов хәбәр итте.
Казан мэры Илсур Метшин стационар булмаган сәүдә өлкәсендә тәртип саклауның мөһимлеген ассызыклады: «Урнаштыру схемасын без шәһәрнең оптималь ихтыяҗларына кадәр кыскарттык, объектларның тышкы кыяфәтен эшләдек һәм расладык. Без эшмәкәрләргә урыннар сайларга һәм тиешле эшләргә тәкъдим иттек, алар җәйге чорда күгәргән «Газель»дан, газетадан һәм линолеумнан сату итмәсеннәр дип теләдек. Кулланучылар базары комитетына район администрацияләре белән бергә тәртип урнаштырырга кирәк».
Руслан Фазылҗанов 2000 еллар башында Казанда стационар булмаган сәүдә белән бәйле вәзгыятьнең бик үк канәгатьләнерлек булмавын сөйләде: шәһәр сәүдә заллары һәм сатучылар турында мәгълүматтан башка күңелгә ятышлы булмаган объектлар белән тулган иде.
Бүген стационар булмаган сәүдә объектлары аукционнар нәтиҗәләре буенча төзелгән килешүләр нигезендә урнаштырыла торган йорт янындагы зур булмаган кибетләрдән гыйбарәт. 2023 елда шәһәр бюджетының керемнәре күшәкләр өчен урыннарны арендалаудан 86 млн сум тәшкил иткән. Хәзерге вакытта Казанда ел әйләнәсе һәм сезонлы стационар булмаган сәүдә объектлары эшли, шул исәптән җир асты җәяүлеләр кичүләрендәге объектлар да.
Төп проблемаларның берсе булып законсыз сәүдә кала. Соңгы биш елда Казанда 1600 дан артык законсыз күшәк сүтелгән, шуларның 168ен узган елны бетерделәр.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, республика һәм шәһәр прокуратурасы белән җайга салынган эш нәтиҗәсендә законсыз сәүдә нокталарын сүтү вакытын өч атнадан бер көнгә кадәр кыскартып булды. Әмма бу яңа проблемага китерде: намуссыз эшмәкәрләр, җимерелмәскә тырышып, күпфатирлы йортлар территориясендәге муниципаль җирдән күчеп йөри башладылар, бу исә, асылда, яшәүчеләрнең шәхси коллектив милкен басып алу булып тора. Бүгенге көнгә шундый 128 объект теркәлгән.
«Ишегаллары — яшәүчеләр өчен, ә эшмәкәрләр өчен түгел. Һәм безнең тирәдә кибетләр җитәрлек», — дип ассызыклады мэр һәм район администрацияләренә идарәче компанияләр белән бергә бу өлкәдә тәртип урнаштырырга кушты.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы өч елда хакимият законсыз сәүдә өчен штрафларны арттыруга иреште. ТР Дәүләт Советы Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертте. Физик затлар өчен минималь штраф 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен максималь штраф 300 меңнән 1 миллион сумга кадәр арткан. Бу чаралар законсыз сәүдә белән көрәшнең нәтиҗәлелеген күтәрер дип көтелә.
Шул ук вакытта Казан кулланучылар базары өлкәсендә позицияләрен ныгытуын дәвам итә, стационар булмаган сәүдә объектлары белән тәэмин ителеш буенча миллионлы шәһәрләр арасында 13 нче урында тора, дип билгеләп үтте Руслан Фазылҗанов. Шәһәр хакимияте киләчәктә дә халык өчен уңайлы һәм тәртипле сәүдә мохите булдыру өстендә эшләргә ниятли.