Казанда Бердәм дәүләт имтиханнары башланды: 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар
бүген химия, тарих һәм әдәбияттан беренче имтихан тапшыра. Әлеге фәннәргә 2060
укучы теркәлгән. Имтиханнарны үткәрү өчен 11 пункт әзерләнгән, медицина
күрсәткечләре буенча стационар мәйданчыкларда сынау бирә алмаган биш укучыга
мондый чаралар өйдә оештырыла. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Мәгариф идарәсе
җитәкчесе Ирек Ризванов җиткерде.
«Барлык чыгарылыш укучыларына имтиханнарын уңышлы тапшыруларын телибез.
Казан мәгарифенең педагогик составыннан сынау өчен кирәкле шартларны
булдырулары, контрольдә тотканда балаларның нерв системасын кирәгеннән артык
какшатмаулары сорала. Әлбәттә, шпаргалкаларга юл куймау максатыннан укучыларны
тикшерергә кирәк, әмма шулай да алтын урталык булуы мөһим. Алтын һәм көмеш
медальләргә дәгъва кылучыларның барысына да Бердәм дәүләт имтиханнарында әлеге
хокукны раслый алуларын телибез. Шунысы куанычлы: 1200 дән артык балага, ягъни
барлык чыгарылыш сыйныф укучыларының 21 процентына медальләр тапшырылачак.
Безнең Казан мәгарифе дәрәҗәсендә бу яхшы күрсәткеч», – дип билгеләп үтте Казан
мэры Илсур Метшин.
Быел дәүләт йомгаклау аттестациясен тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны
тәмамлаучы 23 меңнән артык укучы уза. Төп дәүләт һәм Бердәм дәүләт имтиханнарын
үткәрү өчен шәһәрдә 160 пункт оештырылган. Бердәм дәүләт имтиханнары өчен 28
пункт, Төп дәүләт имтиханнары өчен 61 пункт, дәүләт чыгарылыш имтиханы өчен 7
пункт билгеләнгән. Махсус медицина күрсәткечләре булган 64 бала имтиханны өйдә
тапшыра.
Бердәм дәүләт имтиханнарының төп өлеше 19 июньгә кадәр дәвам итә. Җитди
сәбәп аркасында имтиханга килә алмаган яки фәннәрне тапшыру көннәре туры килгән
чыгарылыш сыйныф укучыларына өстәмә көннәр билгеләнә. Шулай ук Россия
президенты Владимир Путин тәкъдиме нигезендә сайлап алынган бер фән буенча,
билге канәгатьләнерлек булмаганда, Бердәм дәүләт имтиханын янәдән 8 һәм 9
июльдә тапшырып булачак. Шунысын да истә тотарга кирәк: бу очракта беренче
тапшырылган имтихан нәтиҗәсе исәпкә алынмый.
Ирек Ризванов искәрткәнчә, 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларга аттестат алу өчен
дүрт имтиханны: рус телен, математиканы һәм ике фәнне уңышлы тапшырырга кирәк.
Быел тугызынчы сыйныф укучыларының бер өлеше яңа модель буенча аттестация
уза. 2026 елда Татарстан мәгариф өлкәсендәге тагы бер тәҗрибәдә катнаша: урта
һөнәри белем бирү учреждениеләренә укырга керүче 9 нчы сыйныф укучылары дүрт
имтихан урынына мәҗбүри ике фәнне генә (рус теле һәм математика) тапшыра ала.
Казанда дәүләт имтиханнарының мондый төрен 784 тугызынчы сыйныф укучысы
сайлаган.
Урта гомуми белем турында таныклык алу өчен 11 нче сыйныфны тәмамлаучыларга
рус телен һәм база яки профиль дәрәҗәсендәге математиканы уңышлы тапшырырга
кирәк. Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыручы 11 сыйныф укучылары сайлап алу өчен
тәкъдим ителә торган фәннәр арасында барыннан да бигрәк профильле
математиканы, җәмгыять белемен һәм информатиканы сайлаган.
Күркәм гадәт буенча «Укуда аерым уңышлары өчен» медаленә дәгъва кылучы
чыгарылыш сыйныф укучыларына аерым игътибар бирелә. Быел 1279 унберенче сыйныф
укучысы медальгә дәгъва кыла итә – әлеге күрсәткеч һәр бишенче чыгарылыш сыйныф
укучысы дигән сүз. Шуларның 718-е – беренче дәрәҗә, 561-е икенче дәрәҗә
медальгә өметләнә. Узган ел белән чагыштырганда беренче дәрәҗә медальгә дәгъва
итүчеләр саны 12%-ка, икенче дәрәҗә медальгә лаеклылар 8%-ка арткан.
Имтиханнар барышында иминлек һәм оештыру мәсьәләләренә аерым игътибар
бирелә. Сынау үткәрү пунктларының барысы да Эчке эшләр министрлыгының кинология
хезмәтләре тарафыннан махсус тикшерелә, челтәр компаниясе хезмәткәрләре, авария
бригадалары белән хезмәттәшлек оештырылган. Сынауларны үткәрүдә 10 меңгә якын
мәгариф хезмәткәре катнаша.
Оештыручылар һәм техник белгечләр өчен алдан ук өйрәтү семинарлары,
тренинглар уздырылган. Имтиханнарны үткәрүнең объективлыгын җәмәгать
күзәтүчеләре, Дәүләт имтихан комиссиясе әгъзалары,Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек
һәм контроль департаменты белгечләре тикшерә.
Имтихан тапшыручы мәктәп укучыларының иминлеге һәм психологик тотрыклылыгы
мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Инде икенче ел рәттән пунктлар
территориясендә, укучыларның хисси киеренкелеген киметү өчен, рухи яктан көч
бирә торган, рус һәм татар телләрендә гыйбарәләр язылган элмә такталары
урнаштыралар.
Имтиханнар тәмамланганнан соң, чыгарылыш укучыларын тагын бер мөһим эш көтә
– алар югары уку йортларына укырга керәчәк. 20 июньдә югары уку йортларына
кабул итү чаралары башлана. Абитуриентлар «Россиядә эш» платформасы аша
максатчан белем алу өчен гариза тапшыра ала, бу ай саен 15 000 сум күләмендә
каралган стипендия һәм эшкә урнашу мөмкинлеге бирә.
Исегезгә төшерәбез, узган атнада Казанның 181 мең укучысы уку елын уңышлы
тәмамлады.