15 июньнән Казанда сынау буларак муниципаль парковкаларда яңа түләү системасы кертеләчәк. Автомобильчеләр агымдагы тәүлек ахырына кадәр машина кую өчен түләүне «Горпарковка» мобиль кушымтасы яки «Казан паркингы» Интернет порталы аша кертә алачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
«Муниципаль парковкалар өчен түләү – ул хезмәт күрсәтү өчен түләү, башкалабыздагы барлык сервис та лаеклы дәрәҗәдә эшләргә тиеш. Кулланучылар белән аралашып, яңа ысулны сынап карарга һәм соңыннан, шелтәләр ишетмәс өчен, тулысынча җайга салырга кирәк», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Шулай ук шәһәр башлыгы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарыннан проект башланганнан соң ике атна узгач яңа сервис эшенең нәтиҗәлелеге турында хәбәр итүен сорады.
Илдар Шакиров сүзләренчә, хәзерге вакытта Казанда 251 участокта 14 меңгә якын машина кую урыны бар.
Ул ассызыклаганча, кәрәзле элемтә эшендәге өзеклекләр вакытында түләүнең кайбер ысуллары кулланылмаска мөмкин: «Бу билгеләнгән түләү вакыты эчендә өлгермәскә һәм, нәтиҗәдә, түләнмәгән парковка өчен штраф алу куркынычына китерергә мөмкин».
Вәзгыятьне хәл итү өчен өстәмә түләү мөмкинлеге кертеләчәк. Шәһәрлеләр агымдагы тәүлек дәвамында 23:59 сәгатькә кадәр машина кую өчен түли алачак.« «Соңыннан түләү» функциясеннән файдалану өчен, «Горпарковка» мобиль кушымтасының яки «Казанский паркинг» Интернет порталының шәхси кабинетында «Парковка» салынмасында «Агымдагы тәүлек эчендә соңыннан түләү мөмкинлеге» пунктын сайларга кирәк. Аннары түләү формасында парковка зонасы номерын, транспорт чарасы номерын, машина куеп торган вакытның башын һәм ахырын тутырырга, килеп чыккан сумманы түләргә кирәк», – дип аңлатты докладчы.
Татарстан башкаласында парковкадан файдаланган өчен түләү эш көннәрендә 8:00 дән 19:00 га кадәр генә алына. Ял һәм бәйрәм көннәрендә, шулай ук эш көннәрендә 19:00 дан 8:00 гә кадәр машинаны кую – бушлай. «Автомобильне калдыргач та, баштагы 15 минут түләүсез була. Шушы вакыт эчендә кулланучыга түләргә яки парковкадан китәргә кирәк», – дип өстәде ул.
Узган елда Казан шәһәре мэры карары белән барлык социаль учреждениеләр – хастаханәләр, мәктәпләр, балалар бакчалары янында 30 минутлык бушлай туктап тору мөмкинлеге гамәлгә керде.
Парковка өчен алты төп ысул белән түләргә мөмкин: паркомат, СМС-хәбәр аша, «Горпарковка», «Казанский паркинг 2.0» һәм «Карта жителя Татарстана» Ак Барс банкы мобиль кушымталары, тиз түләү сайты һәм «Казанский паркинг» Телеграмм каналы аша. Шулай ук барлык мәгълүмат такталарында QR-код буенча түләү мөмкин, диде Илдар Шакиров.