Түбән Кабан күле яр буен төзекләндерүнең өченче чиратын яңарту эшләре дәвам итә. Хәзерге вакытта су өстендә булачак җәяүлеләр сукмагы өчен субай нигезен салалар, металл корылмалар урнаштыралар һәм күзәтү мәйданчыклары төзиләр. Эшләрнең барышын бүген Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин тикшерде.
«Республикабыз рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча атна саен Түбән Кабан күле яр буен төзекләндерү буенча очрашулар үткәрелә. Сүз төзекләндерүнең өченче чираты турында бара, ул ике этаптан тора. Беренчесен без шәһәр һәм Республика көненә төгәлләргә ниятлибез. Әлеге планга яшелләндерү эшләре дә керә. Без яңарту концепциясен эшләдек, аны Иске Татар бистәсе җәмәгатьчеләре һәм халкы белән килештердек. Безнең бурыч – яңа яшел зона булдыру, җәяүлеләр сукмакларын оештыру, яңа яктырту урнаштыру, яр буйлап узачак күзәтү мәйданчыклары киңлеккә аһәңле рәвештә туры килсен өчен тырышу. Үсемлекләр һәм хайваннарга зыян китермичә, яр буен үзгәртү һәм гүзәлләндерү мөһим. Территория яңа төсләргә күмелер һәм Казанны төзекләндерү программасына кергән урыннар арасында әһәмиятле объект булыр дип өметләнәбез», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Төзекләндерүнең өченче чираты Шиһабетдин Мәрҗани урамы буйлап Нурсолтан Назарбаев урамындагы күпердән Зәйни Солтан урамына кадәр участокны үз эченә ала. Проект тәмамланганнан соң Түбән Кабан күле тирәсендә биш чакрымга сузылган бердәм җәяүле юл барлыкка киләчәк.
Бүген төзелеш мәйданчыгында субайлар салу өчен кирәкле вакытлыча юллар һәм эш зоналары салу төгәлләнеп килә. Субайлы нигез әзер булган участокларда төзүчеләр корылмаларга бетон җәя һәм булачак яр буеның металл каркасын җыя. Соңыннан аның өстенә карагайдан өслекләр салачаклар, киртәләр һәм кече архитектура җиһазлары урнаштырачаклар.
«СК Регионстрой» подряд оешмасы вәкиле Айдар Гыйләҗев сөйләвенчә, эшләр бер үк вакытта берничә участокта оештырылган. Әзерлекнең иң югары дәрәҗәсе Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасы каршында билгеләнә. Биредә су өстенә җәяүле юлларның төп корылмалары урнаштырылган инде, җәяүлеләр сукмакларына махсус өслек җәю һәм киртәләр кую эшләре алып барыла. Бу төзелеш участогында аерым эшләрнең әзерлеге 70% ка җиткән.
Түбән Кабан күле яр буендагы эшләр ике этапка бүленгән. Хәзер гамәлгә ашырыла торган беренче этап кысаларында 2,2 гектар мәйданлы территория төзекләндерелә. Биредә су буенда ял итеп йөрү өчен урын әзерлиләр: субайлы нигез өстенә түшәмәләр, күзәтү мәйданчыклары, суга төшү урыннары һәм су бакчалары төзиләр.
Яңа чиратның төп үзенчәлекләренең берсе күзәтү мәйданчыклары булачак. Алар Иске Татар бистәсенең аркылы урамнары белән яр буендагы киселешләрдә урнашачак. Әмма мәйданчыклар ял итү функциясен генә үтәмәячәк. Алар аша баскычлар һәм суга төшү юллары ярдәмендә яр буендагы югары һәм түбән катламнарны тоташтыралар.
Wowhaus архитектура бюросының Казандагы проект офисы җитәкчесе Ильяс Гыйльманов сүзләренчә, февраль аенда уздырылган тәкъдирдән соң концепцияне тулысынча эшләп бетергәннәр. Берничә ай дәвамында архитекторлар шәһәр белгечләре, профильле идарәләр вәкилләре, активистлар һәм Иске Татар бистәсендә яшәүчеләр белән очрашулар үткәрде.
«Февральдә беренчел концепция тәкъдим ителде. Соңыннан без шәһәр белгечләре белән очраштык, шәһәр идарәләре һәм хезмәтләре белән эшләдек, фикерләрне һәм карарларны шәһәр мохитенә җайлаштырдык. Шул исәптән Иске Татар бистәсендә яшәүче өлкән халык белән очраштык, төрле активистлар белән аралаштык. Бу шәрехләрнең барысын да без проектта чагылдырырга һәм исәпкә алырга тырыштык. Шуңа күрә су буйлап бара торган агач түшәмәләрнең саны кимеде», – дип аңлата Ильяс Гыйльманов.
Әмма яр буендагы гомуми архитектура төсмере сакланып калачак. Түбән өлеш Кабан күленең гамәлгә ашырылган участокларының дәвамы булачак һәм төзекләндерүнең беренче чиратында башкарылган яңарту эшләрен саклап калачак. Югары өлеш, киресенчә, Иске Татар бистәсе һәм Шиһабетдин Мәрҗани урамының әйләнә-тирә тарихи мохитенә тыгызрак бәйләнгән булачак. Ике өлешне күзәтү мәйданчыклары, баскычлар һәм суга төшү юллары тоташтырып торачак.
Проектта яшелләндерүгә аерым игътибар бирелә. Яр буе сызыгы буйлап Татарстан күлләренә хас булган су һәм яр буе үсемлекләре барлыкка киләчәк. Суга су табигатенең экологик торышын яхшыртуга ярдәм итүче камыш һәм җикән утырталар. Моннан тыш, мондый үсемлекләр кошларга яшәү һәм оя кору өчен уңайлы шартлар тудыра.
«Экологияне яхшырту һәм саклап калу өчен яраклы ысуллар куллану эшләре дәвам итә. Үсемлекләр суга утыртыла. Алар экологик яхшырту һәм табигатьне матурландыру рольләрен үтиләр: суны чистарталар, күлнең торышын яхшырталар, кошларның оя кору урыны булып хезмәт итәләр. Татарстанга хас үсемлекләр – камыш һәм җикән сайлап алынды, аларны карап тоту катлаулы эш түгел. Тау битләрендә төрле таллар, су тирәсендә үләннәр һәм куаклар барлыкка киләчәк», – дип сөйли Ильяс Гыйльманов.
Икенче этап буенча яр буе территориясенең зур өлешен – 3,8 гектарны яңартуны үз эченә алачак. Төзекләндерү планында югары өлештә ял итеп йөрү юллары, күзәтү мәйданчыклары, территорияне яшелләндерүне һәм Шиһабетдин Мәрҗани урамы буйлап бердәм җәмәгать киңлеген булдыру каралган. Бу этапта төп басым яр буеның югары өлешен төзекләндерүгә һәм җәяү йөрү маршрутын Иске Татар бистәсенең тарихи мохитенә туры китерүгә ясалачак.
Төзекләндерүнең өченче чираты тәмамланганнан соң, Түбән Кабан күле тирәсендә бердәм иҗтимагый киңлек барлыкка киләчәк. Шулай итеп, Казанның төп ял итү территорияләренең берсен үзгәртү күпьеллык проекты тәмамланачак: ул 2017 елда яр буен төзекләндерүнең беренче чиратын гамәлгә ашырудан башланып, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасы янындагы территорияне яңарту эшләре белән дәвам итә.