Казанда мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Бу җәйдә
аларда 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге 22 мең 493 бала ял итәчәк. Җәйге
сәламәтләндерү чаралары 26 июньгә кадәр билгеләнгән һәм балаларның ялын оештыру
эшендә шәһәрнең 160 мәгариф учреждениесе катнаша. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек
Ризванов хәбәр итте.
«Бүген җәйнең беренче
көне, Халыкара балаларны яклау бәйрәме. Җитәкчеләр, ата-аналар өчен бу һәрвакыт
үзенчәлекле бәйрәм санала. Хәзерге вакытта кемнәрнеңдер инде балалары,
оныклары уку елын тәмамлаган, кемдер әле генә тәмамлый, кемдер имтихан тапшыра,
керү имтиханнарына әзерләнә. Имтихан тапшыручы егет-кызларга уңышлар телим.
Алар өчен бик матур, бай эчтәлекле чыгарылыш кичәсе әзерлибез, – дип билгеләп
үтте Казан мэры Илсур Метшин. – Әтиләре махсус хәрби операциядә катнаша торган
гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны, сәламәтлеге ягыннан үзенчәлекләре булган
балалар тәрбияләүче, катлаулы тормыш хәлендә калган гаиләләрне без аеруча
кайгыртып яшибез. Һәр төркем өчен аерым ярдәм чаралары каралган. Һәм без аларны
киңәйтә барабыз. Мәсәлән, җәй көне әлеге балалар ял шартлары яхшыртылган шәһәр
яны лагерьларында бушлай ял итәчәк».
Укучылар өчен бай
программа тәкъдим ителә. Казан яшүсмерләренә квестлар, экскурсияләр,
сәнәгать предприятиеләренә виртуаль сәяхәтләр, иҗат остаханәләре, шулай ук
Татарстанның мәдәниятенә, тарихына һәм халык кәсепләренә багышланган чаралар
әзерләнә. Лагерьларда 8:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр кизү төркемнәр
эшләячәк.
Лагерьларда
балаларның иминлеген саклау җәйге программадагы өстенлекле эш юнәлешләренең
берсе булып кала. Каникул алдыннан шәһәрнең барлык мәктәпләрендә Иминлек
көннәре, сыйныф сәгатьләре, профилактик чаралар үткәрелгән. Бу эшкә ЮХИДИ,
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре, башка профильле хезмәтләр җәлеп
ителгән.
21 көнлек мәктәп яны
лагерена юллама бәясе 920 сум тора. Чыгымнарның төп өлеше республика бюджеты
хисабына каплана. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен мәктәп
яны лагерьларында ял бушлай оештырыла.
Лагерьлардан тыш,
җәйге чорда Казанда яшүсмерләр өчен хезмәт бригадалары үз эшен дәвам итә.
Аларда 14–17 яшьлек 689 яшүсмер эшләячәк. Балалар мәктәпләрне төзекләндерү
буенча үзләренең көченнән килгән эшләр башкарачак. Яшькә карап, смена көненә
3–5 сәгатьлек эш графигы белән 13 көн дәвам итә. 14–15 яшьлек балаларга 9 мең
сумнан артык, 16–17 яшьлек яшүсмерләргә 10 мең сумнан артык хезмәт хакы
түләнәчәк.
«Каникуллары башлана
торган укучыларга без мәктәп һәм шәһәр яны лагерьларында яхшы итеп ял итү өчен
барлык шартларны булдырырга тырыштык. Мин Балалар һәм яшьләр эшләре комитетына,
Мәгариф идарәсенә балаларның мәшгульлеген тәэмин итү, аларның хезмәтенә түләү
буенча аерым игътибар бирүләрен сорыйм. Әгәр дә җитмәсә, өстәмә финанс чаралары
табарга кирәк. Эшкә урнашырга теләгән барлык балаларга да хезмәт хакы
түләнерлек булсын», – дигән күрсәтмә бирде шәһәр башлыгы.
Балаларның җәйге ялы
мәктәп яны лагерьлары белән генә чикләнми, диде Ирек Ризванов. Каникул
дәвамында, ягъни 1 июньнән 30 августка кадәр, өстәмә белем бирү учреждениеләре
кыска вакытлы төркемнәр буларак эшләячәк. Моннан тыш, көндез һәм кичен мәгариф
оешмалары территориясендә спорт мәйданчыклары ачыла, анда укучылар өлкәннәр
күзәтүе астында буш вакытларын үткәрә ала.
Исегезгә төшерәбез,
шәһәр яны лагерьларында беренче смена 31 майда башланды. Җәйге сәламәтләндерү
чараларында быел 40 меңнән артык бала катнаша. Моңа кадәр Башкарма комитет
җитәкчесе Рөстәм Гафаров рәислегендә узган террорчылыкка каршы комиссиядә лагерьларда
куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсе турында фикер алышканнар иде.