Бүген Казанда су коену сезоны башланды. Казанлылар өчен биш муниципаль пляж һәм су янында оештырылган биш ял урыны әзерләнгән. Көн саен су янында Суларда коткару җәмгыятенең коткаручылары кизү торачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин хәбәр итте.
«Коткаручылар кизү торган муниципаль пляжларда бәхетсезлек очраклары булмый – күлләрдә коткарылган кешеләрнең саны дистәләргә тула. Шуңа күрә без массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә моңа аерым игътибар бирүләрен сорап мөрәҗәгать итәбез. Безнең мөрәҗәгатьне башкала халкына һәм кунакларына җиткерегез: ял итү өчен, бигрәк тә балалар белән булганда, муниципаль коткаручылар кизү торган һәм су коену рөхсәт ителгән махсус җиһазландырылган мәйданчыкларны сайларга киңәш ителә», – диде Казан мэры Илсур Метшин. – Әлеге вакытта финанслау муниципаль пляжларда иң кирәкле чараларны – төбен, яр буе зоналарын чистартуны һәм җиһазларны төзекләндерүне генә башкарырга мөмкинлек бирә. Су инфраструктурасын үстерү программасын чынга ашыру киләчәктә безгә бу шартларны күпкә яхшыртырга мөмкинлек бирер дип өметләнәбез».
Быел су коену сезоны гадәттәгечә Татарстан башкаласында 1 июньдә башланды. Шәһәрлеләр биш муниципаль пляжда – «Локомотив», «Түбән Заречье», «Тирән күл», «Комсомол күле» һәм «Зур Аккош» күлләре яр буйларында су коена алачак.
Шулай ук су янында оештырылган ял урынында – «Аккош күле», «Зөбәрҗәт күле», «Җиңү Паркы» ндагы күл, «Зур Зәңгәр күл» һәм «Хуҗәмәт» ярларында күңел ачарга, ял итәргә, табигать белән хозурланырга була.
Җәй буе, 1 июньнән 31 августка кадәр, оештырылган ял итү урыннарында һәм пляжларда 9:00 дан 20:00 гә кадәр Казан суларында коткару җәмгыяте коткаручылары кизү торачак. «Түбән Заречье» пляжы 9:00 дан 21:00 гә кадәр эшләячәк, «Комсомол күле» пляжы 8:00 дән 20:00 гә кадәр ачык булачак, шулай ук «Комсомол күле» һәм «Аккош күле» территорияләрендә ике коткару посты урнаштырылачак.
«Коткаручыларның эш графигы үткән еллар тәҗрибәсен, шәһәр пляжларында халыкның ял итү вакытын исәпкә алып төзелгән. Пляжлардагы барлык коткару постлары көймәләр, коткару кирәк-яраклары һәм дарулар белән тәэмин ителгән», – дип өстәде Сергей Чанкин.
Пляжларның әзерлеге шулай ук ел саен техник тикшерү белән билгеләнә: коткару постлары, балалар коену урыннары, коену урыннарының чикләре, аларның әзерлеге, водолазлардан тикшерү актлары, шулай ук бәхетсезлек очракларын кисәтү буенча профилактик такталар урнаштырылганлыгы тикшерелде.
Докладчы хәбәр иткәнчә, су коену сезоны башланыр алдыннан су төбен һәм яр буен чистарту үткәрелгән, су төбен водолазлар тикшергән. Аларның нәтиҗәләре буенча коену өчен билгеләнмәгән һәм гражданнар өчен куркыныч тудырган сулыклар янында коенуны тыю турында кисәтүләр куелган.
Су коену сезоны алдыннан район администрацияләре тарафыннан пляжлар һәм ял итү урыннары инфраструктурасы төзекләндерелгән, ә комиссия бу территорияләрнең әзерлеген тикшерүне төгәлләгән.
Бәхетсезлек очракларын булдырмау максатында гражданнарны яклау идарәсе белгечләре, Суларда коткару җәмгыяте матрос-коткаручылары һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Идел һәм Казансу су мәйданнарында, яр буе территорияләрендә һәм күлләргә даими патрульгә чыгачак. Социаль челтәрләрдә Гражданнарны яклау идарәсе халыкка су объектларында үз-үзләрен куркынычсыз тоту һәм батучыларга беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре турында хәбәр итәчәк.
Сергей Чанкин полиция хезмәткәрләре тарафыннан билгеләнгән территорияләрдә кичке вакытта, бәйрәм һәм ял көннәрендә кизү торуны көчәйтергә чакырды.
Моннан тыш, суда куркынычсызлык буенча күчмә акцияләр – батучыларны коткару һәм беренче ярдәм күрсәтү буенча практик дәресләр, балаларны йөзәргә өйрәтү, шулай ук пляжларда белешмәлекләр тарату планлаштырылган. Мәктәпләрдә өстәмә инструктаж үткәрелгән.
Узган ел оештырылган пляжларда 34 ял итүче коткарылган, шул исәптән 7 бала, һәм 127гә беренче ярдәм күрсәтелгән. Сергей Чанкин кешеләрне пляжлар һәм кешеләрнең ял итү урыннары янында гидроцикллары һәм моторлы йөзү чаралары кулланмаска өндәде.