Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗат сараена капиталь ремонт ясауны быел башларга планлаштыралар
Казан шәһәре KZN.RU
Казанның Вахитов районында быел Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗат сараена капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Ябылуга кадәр өстәмә белем бирү учреждениесенә 2 меңнән артык бала һәм яшүсмер йөргән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә район администрациясе башлыгы Альберт Салихов хәбәр итте.
«Мәдәният өлкәсендәге үзгәрешләр чиратлашуында озакка сузылган тарихыбыз – Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗат сарае. Экспертиза әзер, республика хөкүмәте һәм Татарстан рәисе безне хупларлар һәм без балалар һәм ата-аналар яраткан бу мәдәният сараен реконструкцияләүгә керешербез, дип өметләнәбез», –диде Казан мэры Илсур Метшин.
Моннан тыш, быел Ипподром урамында узган ел ачылган «Тылсым» инклюзив үзәге янындагы парк зонасын төзекләндерү дәвам итәчәк.