2024 елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча Казанда ваклап сату әйләнеше якынча 680 млрд сумга җитте, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11,5% ка күбрәк. Татарстан башкаласында үсеш темплары уртача Россия һәм республика күрсәткечләрен шактый узып китә. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов сөйләде.
«Сәүдә мәйданнары белән тәэмин ителеш буенча Казан миллионлы шәһәрләр арасында унынчы урында. Һәм без интернет сәүдәнең, маркептплейсларның актив үсүен исәпкә алып, биредә лидер булырга җыенмыйбыз. Шуңа күрә барысы да күпме кирәк, шулкадәр. Бар нәрсәдә дә алтын урталык булырга тиеш», – дип билгеләде шәһәр мэры Илсур Метшин.
Руслан Фазылҗанов сүзләренчә, хисап чорында гомуми әйләнештә маркетплейслар өлеше 8%, ягъни 54 млрд сум тәшкил иткән. Онлайн сәүдәдә 25 меңгә якын сатучы җәлеп ителгән, 2500 заказ бирү пункты эшли.
Шул ук вакытта традицион сәүдә үзәкләре элеккечә үк кирәкле булып кала, сәүдә функциясен генә түгел, ял итү функциясен дә үти. Әһәмиятле вакыйгаларның берсе – Совет районында Арт үзәге ачылу булды. Илсур Метшин яңа күпфункцияле сәүдә объектында булудан алган тәэсирләре белән уртаклашты:
«Бу инде яңа дәрәҗә: кешеләр сатып алырга гына түгел, тәэсирләр алырга да килә. Арт үзәк – ул бүгенге көн генә түгел, ә иртәгәге көн дә. Анда эчке җәмәгать киңлекләре дә, мастер-класслар да. Безнең эшмәкәрләр вакыт агымын тоталар һәм халыкка сәүдә үзәкләренең Татарстан башкаласы дәрәҗәсенә туры килә торган заманча яңа форматларын тәкъдим итәләр».
Гомумән алганда, бүгенге көндә шәһәрдә якынча 3,5 мең кибет эшли, аларның яртысы федераль һәм җирле челтәрләргә карый. Бер ел эчендә аларның саны 10% ка арткан, бу шәһәр икътисадындагы уңай тенденцияләр турында сөйли.