Апрельдән социаль объектлар ‒ мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр янындагы шәһәр парковкаларында автомобильләрне бушлай кую вакытын 15 минуттан 30 минутка кадәр арттыру планлаштырыла. Проект эксперимент сыйфатында муниципаль парковкаларның 22 участогында эшләтеп җибәреләчәк һәм 490 машина урынына кагылачак. Әлеге урыннар зәңгәр билгеләр һәм сары төстәге мәгълүмат такталары белән билгеләнәчәк. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
«Бу яңалык казанлыларның үзләре соравы буенча эшләнә. Балаларны мәктәпләргә, балалар бакчаларына һәм хастаханәләргә алып килүче ата-аналардан мөрәҗәгатьләр булды. Алар килә, ә парковка урыннарын якындагы йортларда яшәүчеләр биләгән була. Әлегә эксперимент сыйфатында муниципаль парковкаларның 22 участогы җәлеп ителәчәк, без киләчәктә дә халык белән әңгәмәдә эшләячәкбез», ‒ дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
Бүгенге көндә Казанда 197 участокта 8700 дән артык муниципаль парковка урыны оештырылган. Муниципаль парковкаларда парковка урыннарының бертигез йөкләнешен тәэмин итү өчен дифференциацияләнгән тариф билгеләнгән, дип хәбәр итте Илдар Шакиров. Бүгенге көндә ул сәгатенә 30, 50, 70, 100 һәм 130 сум тәшкил итә. Бүгенге көндә машина куюның 15 минуты бушлай, түләү эш көннәрендә 8:00 дән 19:00 гә кадәр, ә 19:00 дән 08:00 гә кадәр, шулай ук ял һәм бәйрәм көннәрендә машина кую бушлай.
16 участокта (Пушкин, Малая Красная, Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Уң як Болак, Сул як Болак, Спартак, Һади Такташ, Айдинов, Япеев, Профсоюз һәм башка урамнарда) пик сәгатьләрдә йөкләнеш 95% ‒ 100% ка җитә. Ә Толстой һәм Әхтәмов урамнарындагы ике участокта, киресенчә, тулу 30% тан да кимрәк.
«Мондый йөкләнеш дәрәҗәсе булганда, машина йөртүчеләр парковкада буш урын эзләргә мәҗбүр һәм, таба алмагач, автомобильне юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып калдыралар», ‒ дип билгеләде Илдар Шакиров. Шуңа бәйле рәвештә 24 марттан әлеге 18 участокта машина кую өчен тариф арту ягына да, кимү ягына да үзгәртеләчәк. Тарифка төзәтмәләр кертү 1213 машина урынына кагылачак, бу гомуми санның 14% ын тәшкил итә.
Бүгенге көндә шәһәрдә теркәлгән автомобильләр саны 485 мең тәшкил итә, ә автомобильләшү дәрәҗәсе ‒ 1 мең кешегә 368 автомобиль туры килә.
Шәһәр башлыгы муниципаль паркингның тариф булдыруда сыгылмалылыкны сакларга тиешлеген ассызыклады. «Без велосипед уйлап тапмыйбыз, дөнья бу практиканы узды. Бу – автомобильләр хәрәкәтенең активлыгын даими күзәтүне таләп итә торган даими эш, халык белән диалогта эшләү. Без киләчәктә дә бу юнәлештә эшләячәкбез», – дип йомгаклады Казан мэры.