Чехов базарын төзекләндерү турында шәһәр башлыгы: «Милекче эшләрне башларга планлаштыра»
Марат Мөгыйнов
Казанда Чехов базары проекты якын арада төзекләндерүгә рөхсәт алырга тиеш. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә, агымдагы елга үсеш перспективалары турында сөйләгәндә, район администрациясе башлыгы Альберт Салихов әйтте.
«Чехов базары хуҗалары проектны расларга сорый, алар инде эскиз проектының ахыргы вариантын күрсәтергә һәм төзелеш рөхсәтенә чыгарга әзер. Милекче әлеге объектта эшләрне башларга планлаштыра», — дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
Төзекләндерү проектын шәһәр мэрына узган ел архитектор Олег Маклаков тәкъдим итте. Ул Чехов базары киңлеге берничә өлешкә бүленәчәген сөйләде: төп бина, сәүдә рәтләре һәм галереялы күп функцияле ишегалды. Төп чатырны торгызу планлаштырыла, эчендә сәүдә алып барылачак. Артта яңа киңлекләр – ике катлы сәүдә рәтләре формалаштырылачак.
Альберт Салихов әйтүенчә, бүгенге көндә Идел буе базарын төзекләндерү проекты да эшләнә.