Казанда 14 марттан 26 апрельгә кадәр атна саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк. Шәһәрнең сәүдә мәйданчыкларында яшелчә, ит продукциясе, шулай ук ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарлар ваклап сату бәяләреннән 15% ка кадәр түбәнрәк булачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов хәбәр итте.
«Узган ел без ярминкә мәйданчыкларының яртысын төзекләндердек, Салават күперендә ике яңасын төзедек. Һәр мәйданчыкта район администрацияләре һәм Кулланучылар базары комитеты кураторлыгында эш оештырылган. Шәһәр халкының авыл хуҗалыгы ярминкәләрен ни дәрәҗәдә түземсезлек белән көтүен беләбез, – дип билгеләп үтте шәһәр мэры Илсур Метшин. – Авыл халкына өстәлдәге икмәк, авыл хуҗалыгы продукциясе өчен рәхмәт. Продукциянең елдан-ел арта баруы өчен аларга түбән баш ияләр. Ул күптөрле – бу безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең һәм барлык авыл халкының зур хезмәте. Аларга зур рәхмәт. Безнең төп бурыч ,– бу ярминкәләрне оештыру һәм анда чисталык, тәртип һәм иминлекне тәэмин итү».
Руслан Фазылҗанов сөйләвенчә, ярминкәләрдә Татарстан муниципаль районнары, шулай ук республика агросәнәгать комплексы оешмалары вәкилләре катнашачак.
Сәүдә 14 мәйданчыкта оештырыла, аларның берсе якшәмбе көннәрендә эшләячәк. Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә 6:00 дан 13:00 кә кадәр килергә мөмкин.
StartFragment
«Салават Күпере» торак комплексында яшәүчеләр өчен ярминкәне Осиново бистәсе, Садовая урамындагы 9 йорт адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең парковкасында үткәрәчәкләр.
Северный бистәсендә яшәүчеләр үтенече буенча сәүдә якшәмбе көннәрендә Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә алып барылачак.
«Мәскәү базарын төзекләндерү белән бәйле озак вакытлы тәнәфестән соң, ярминкәләр яңадан эшли башлаячак. Сәүдә мәйданчыгы Шамил Усманов урамындагы 1 йортта оештырылачак», – диде Фазылҗанов.
Мәйданчыкларда шулай ук даими рәвештә ветеринария-санитария шартларын тикшерәчәкләр, җәмәгать тәртибен саклауны һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәчәкләр.
«Ачылу алдыннан район администрацияләре һәм Тышкы төзекләндерү комитеты белән берлектә без сәүдә урыннарын һәм аның тирәсендәге территорияләрне тәртипкә китерү өчен барлык кирәкле эшләрне башкарачакбыз», – дип йомгаклады Руслан Фазылҗанов.
Шәһәр халкы өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру мәсьәләләре буенча Кулланучылар базары комитетында кайнар линия телефоны эшләячәк: +7 (843)223-27-72 (өстәмә 84331).
EndFragment
EndFragment