
Казанның 274 ишегалдында юл эшләре тулысынча төгәлләнгән, тагын 119 территориядә төзекләндерү эшләре дәвам итә. Шәһәр буенча программаның гомуми үтәлеше 90 процентны тәшкил итә. Бүгенге көндә Җиңү проспектындагы 56 нчы, 58 нче һәм 60 нчы йортларның уртак ишегалды күзгә күренеп үзгәрә. Бу киңлек өч тугыз катлы йортны берләштерә, анда 1,4 меңнән артык казанлы гомер итә. Тиздән биредә 540 метрдан артык җәяүлеләр юлы салачаклар һәм 800 квадрат метрдан артык җәяүлеләр сукмагы җәеләчәк. Тынычлыкны һәм иминлекне тәэмин итү өчен 40 заманча яктырткыч терәге урнаштырыла, биш яңа балалар һәм спорт мәйданчыгы ясала, мәдәни чаралар өчен биредәге сәхнә яңартылачак. Төзекләндерү барышын Казан мэры Илсур Метшин тикшерде.
«Элеккеге «кәҗә сукмаклары» хәзер түшәлгән таш җәелгән күркәм юлларга әйләнде»
«Мин бу ишегалдын бик яхшы хәтерлим. Студент чагымда 56 нчы йортта яшәдем. 35 ел эчендә бу бина икенче тапкыр тулысынча ремонтлана. Ләкин хәзерге эшләрнең күләме, билгеле, бөтенләй башка дәрәҗәдә. Төзекләндерүнең халык белән турыдан-туры киңәшеп, җылы әңгәмәдә узуы сокландыра. Бу тирәдә үткен, битараф булмаган кешеләр яшәгәнен беләм, алар һәрвакыт үз фикерләрен җиткереп тора. Эшләрне төгәлләгәч, сез бу ишегалдының рәхәтен күреп, булдырылган гүзәллекне күз карасыдай сакларсыз дип өметләнәм», – дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.
Җиңү проспекты белән Рихард Зорге урамнары киселешендә урнашкан бу ишегалды өч зур тугыз катлы йортны үзенә сыйдыра, биредә 1,4 меңнән артык кеше гомер итә. Моннан берничә ай элек бу территория иске кварталларга хас гадәти бер кыяфәттә булган – монда тузган асфальт, караңгы урамнар, ватык тротуарлар һәм искергән уен мәйданчыклары иде. Быел җәен бу урын танымаслык булып үзгәрә.
Бүгенге көндә эшләрнең әзерлеге 60 процент тәшкил итә. Ишегалдында һәркөнне 30дан артык төзүче һәм биш берәмлек махсус техника хезмәт куя. Күпчелек эш башкарылган инде: төзүчеләр иске япманы сүткән, яңа киртәләр куйган, асфальтның беренче катын җәйгән һәм хәзер балалар өчен уен корылмаларын урнаштыра. Алда иң җаваплы эшләр тора – асфальтның соңгы катын саласы, җәяүлеләр йөри торган урыннарга түшәлгән таш җәясе һәм кече архитектура җиһазларын урыннарына утыртасы калды.
Проектның иң мөһим максаты – җәяүлеләр өчен уңайлы мохит тудыру. Гомуми озынлыгы 540 метрдан артып киткән яңа җәяүлеләр юлының юнәлешләре халык теләкләрен исәпкә алып сызылган. Алар әлеге йортларны биредәге балалар бакчасы, мәктәп һәм җәмәгать транспорты тукталышлары белән тоташтыручы уңайлы сукмаклар булачак.
Моннан тыш, төзүчеләр ишегалды эчендәге 4,3 мең квадрат метрдан артык юлны төзекләндерә, булган 3,3 мең квадрат метр тротуарны яңарта һәм тагын 800 квадрат метрдан зуррак яңа җәяүлеләр сукмагы сала. Халык йөри торган үзәк юлда тулысынча түшәлгән таш җәеләчәк – бу ишегалдына уңайлылык кына түгел, үзенчәлекле ямь дә өстәячәк.
«Без җәяүлеләр йөри торган тротуарларның озынлыгын 540 метрга арттырдык. Эдеккеге «кәҗә сукмаклары» хәзер түшәлгән таш җәелгән күркәм юлларга әйләнде – халык моны үзе сорады. Ишегалды һәркем өчен: сабыйлардан алып өлкәннәргә кадәр уңайлы киңлеккә әйләнәчәк. Исегезгә төшерәм, биредә 1400 кеше яши – бу кечкенә бер шәһәр халкы дигән сүз», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Инженерлык чишелешләренә аерым игътибар бирелде: проектлаштыру барышында рельеф үзенчәлекләре исәпкә алынган һәм яңгыр яуганда яшел зонаны су басу вәзгыяте тулысынча хәл ителгән. Ишегалдында яктылык юллар буйлап кына түгел, ә ял урыннарында, балалар һәм спорт мәйданчыкларында да булачак – биредә барлыгы 49 яктырткыч урнаштырылачак.
Ишегалдының яңа йөзек кашы булачак сәхнә исә халык өчен чын мәгънәсендә җыелу һәм аралашу үзәгенә әйләнәчәк
Биредә төрле яшьтәге яшәүчеләр өчен уен корылмалары һәм тренажерлар белән җиһазландырылган биш заманча балалар һәм спорт мәйданчыгы ачылачак. Яшүсмерләр өчен аерым көч күнегүләрен ясау өчен җиһазлар һәм текбол өстәле куелачак. Бу урын очраклы гына сайланмаган: янәшәдә физкультура-сәламәтләндерү комплексы урнашкан, ә микрорайон күптәннән районның иң спорт сөюче урыннарының берсе булып санала. Өлкән буын вәкилләре игътибардан читтә калмады: алар өчен эскәмияләр, кояш-яңгырдан саклый торган чатырлар һәм өстәл уеннары өчен махсус урыннар, тыныч ял итү зоналары төзеләчәк.
Бу торак массивының иң зур сырхавы – тәртипсез куеп калдырылган машиналар иде. Ишегалдын төзекләндергәндә бу мәсьәләгә дә чишелеш таптылар: машина урыннары саны ике тапкырга якын артачак – 70тән 135кә җитәчәк. Бу тротуарларны тыгыннан коткарачак һәм җәяүлеләр өчен имин юл тәэмин итәчәк.
Яңартылган ишегалдының тагын бер күркәм бизәге яңа сәхнә булачак. Иске сәхнә җиденче микрорайон халкы өчен ишегалды бәйрәмнәре, концертлар, гаилә чаралары һәм җылы очрашулар үзәгенә әйләнгән иде. Ләкин аның кыяфәте дә, төзелеше дә заман таләпләренә җавап бирми инде. Хәзер сәхнә тулысынча яңартыла: каркасы ныгытыла, ә төзелеше күпкә уңайлырак итеп ясала. Иң мөһиме – ул үзенең төп вазыйфасын саклап калачак һәм янәдән микрорайонның мәдәни тормыш үзәгенә әйләнәчәк.
Төзелеш эшләре тәмамлангач, идарәче компания ишегалдына яшел чирәм җәячәк һәм чәчәккә күмәчәк
Ишегалдын карап йөргән арада Илсур Метшин шушы тирәдә яшәүче халык белән дә аралашты. Кешеләр төзекләндерүдән соң нинди үзгәрешләр көтүләре турында сөйләде.
Ишегалдында яшәүче Валерий Григорьев республика һәм шәһәр җитәкчелегенә «Безнең ишегалды» программасы өчен рәхмәтләрен җиткерде.
«Эшләр бара. Егетләр сынатмый, бик яхшы эшлиләр. «Безнең ишегалды» программасы өчен зур рәхмәт. Республика җитәкчелегенә аерым рәхмәтемне әйтәсем килә – башка шәһәрләрдә мондый программалар юк. Әгәр сез һәм сезнең команда булмаса, безнең мондый ишегалдыбыз да булмас иде, мөгаен», – диде ул.
Җиңү проспектындагы 60 нчы йортта гомер итүче Оксана Забирова шәһәрлеләр өчен өстәмә машина урыннары һәм имин җәяүлеләр юллары аеруча мөһим булуын билгеләп үтте.
«Бу программа өчен сезгә зур рәхмәт әйтәсем килә. Беренчедән, безгә юлны киңәйттеләр, монда машина кую урыннары пәйда булачак, һәм кешеләр җәяүлеләр юлында бернинди куркынычсыз, тынычлап йөри алачак. Яңа мәйданчыкка утлар да үткәреләчәк. Кичләрен яктылык җитми иде – яктырткычлар ишегалдының чит-читләрендә генә тора иде бит. Хәзер исә яктылык үзәктә дә булачак, шуңа күрә балалар да кичләрен тынычлап уйный алачак, әбиләр дә иркенләп ял итәчәк», – дип сөйләде ул.
Әлеге биләмәнең үзгәрүе «Безнең ишегалды» программасы белән генә чикләнми. Узган елда Җиңү проспектындагы 58 нче йорт тулысынча яңартылды. Киләсе адым – 60 нчы йортны тәртипкә китерү, аның комплекслы төзекләндерү эшләре 2028 елга планлаштырылган. Шуннан соң чират 56 нчы йортка да җитәчәк – аны 2030 елга кадәр ремонтларга җыеналар. Шулай итеп, төзекләндерелгән ишегалды белән беррәттән, акрынлап тулы бер торак квартал яңа сулыш ала.
Төп эшләр тәмамлангач, идарәче компания территорияне төзекләндерүне үз акчасы исәбенә дәвам итәргә ниятли. Яшеллекне торгызу – яңа чирәм җәю, чәчәкләр утырту, футбол мәйданчыгының резин япмасын яңарту, коймаларны тәртипкә китерү һәм ишегалдын тагын да яшелләндерү күздә тотыла.
Билгеләп үтәргә кирәк, 2026 елда «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында Казаның Вахитов һәм Идел буе районнарында гына да 104 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк – бу программа гамәлгә ашырылган барлык алты ел эчендәге иң югары күрсәткеч.
Исегезгә төшерәбез, быел барлыгы 420гә якын йортның ишегалды яңартылачак. Нәтиҗәдә, 100 меңнән артык кешенең яшәү шартлары яхшырачак, ә төзекләндерелгән мәйданнарның гомуми күләме 600 мең квадрат метрдан артып китәчәк. Илсур Метшин, барлык кыенлыкларга карамастан, «Безнең ишегалды» программасының туктаусыз дәвам итүен аерым билгеләп үтте: «Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасының үтәлешен даими тикшереп тора, һәм без атна саен аңа эш барышы турында хисап тотабыз», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Узган ел исә 600 мең квадрат метр мәйданда 466 ишегалды төзекләндерелгән иде.
Татарстан Республикасы рәисе башлап җибәргән бу зур программа инде җиденче ел рәттән уңышлы гамәлгә ашырыла. Быелны да исәпкә алганда, программа кысаларында барлыгы 3172 йортның территориясе заманча үзгәрешләр кичерә. Бу – 4,2 миллион квадрат метрдан артык яңартылган асфальт дигән сүз. Әлеге зур төзекләндерү эшләренең уңай нәтиҗәсен һәм рәхәтен республикада яшәүче 700 меңгә якын кеше сизәчәк.