Муниципаль парковкалар оештыру буенча сынау проекты кимендә 3 меңгә машина урынына исәпләнәчәк.
(KZN.RU, 9-нчы октябрь). Казанда шәһәрнең бөтен территориясен исәпкә алачак бердәм парковка пространствосын формалаштыру буенча программа эшләп чыгару эше башлана. Автотранспорт чараларын урнаштырып тәртип булдыру бөтен төр транспорт хәрәкәтен 20-25%-ка яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта транспорт хәлен нормальләштерү буенча шәһәр штабы утырышында Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр итте.
Докладны укучы хәбәр иткәнчә, 2011 елдан башлап Казанда 13 күп катлы һәм җир асты паркингы ачылды, алар исәбенә шәһәрдә 4638 яңа машина урыны барлыкка килде. “Бүгенге көндә шәһәр үзәге автомобильләрне вакытлыча саклап тору өчен кирәк санда урын белән тәэмин ителгән диярлек”, - диде Рөстәм Нигъмәтуллин.
2014 елның беренче кварталында 1978 машина урынына исәпләнгән тагын 6 объектны куллануга тапшыру планлаштырыла: Г.Камал һәм Мәскәү урамнары киселешендәге паркинглар (170 урын), “Тукай мәйданы” метро станциясендә (34 урын), “Авиатөзелеш” метро станциясендә (191 урын), Лазарев урамында (252 урын), Чистай урамында (730 урын), Н.Ершов урамы буенча “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексы янында (601 урын).
“Туктауны һәм туктап торуны тыйган 500-дән артык юл билгесе куеп, әлеге чаралар, ЮХИДИнең актив эше ярдәме белән, паркингларны 50-60%-ка кадәр тутырырга ярдәм итте, шул рәвешле шәһәр үзәге урамнары автотранспортның иркен хәрәкәте өчен бушады”, - дип раслады Башкарма комитет Җитәкчесенең беренче урынбасары.
Казан Мэры Илсур Метшин соңгы елларда ЮХИДИ контроле һәм актив аңлату эшләре аркасында автомобильчеләр парковка өчен түләргә икәнлегенә ияләшә башлаганнарын билгеләде.
“Парковка урыннары булдыру буенча актив эшне без өч ай элек башладык. Ул вакытта машиналарын теләсә кайсы урында калдырырга ияләшкән автомобильчеләр яңа нормаларны авыр кабул иттеләр. Әмма бүгенге көндә түләүле парковка – шәһәр хуҗалыгының аерылгысыз билгесе. Паркингларның 50-60%-ка тулуы – шактый җитди нәтиҗә”.
Алда, Рөстәм Нигъмәтуллин сүзләренә караганда, яңа адым – парковканың бөтен урыннарын, шул исәптән ишегалды һәм йортлар арасындагы территорияләрдәге барлык урыннарны исәпкә алып, тәртиптә тотачак бөтен шәһәр өчен бердәм парковка пространствосы булдыру мәсьәләсе.
“Безнең тарафтан хәзерге вакытта Европа шәһәрләрендә булган түләү урам парковкалары системалары өйрәнелде. Нәтиҗәдә сынау проектын бер-ике урам масштабында түгел, шактый киң территориядә гамәлгә кую кирәклеге ачыкланды. Закон нигезендә машинаны түләүсез калдыру мөмкинлеге булганда, түләүле парковка хезмәтеннән беркем файдаланмаячак”, - дип билдерде Р.Нигъмәтуллин.
Беренче этапта паркоматлар белән җиһазландырылган, 3 меңнән дә ким булмаган парковка урыннары белән оештыруны үз эченә алган шәһәр юллары буенча муниципаль парковкаларны сынау проектын гамәлгә кертү тәкъдим ителә. Моның өчен проект-смета документациясен эшләү, гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертү кирәк.
Шәһәр башлыгы әлеге инициативаны хуплады, Россия һәм дөнья тәҗрибәсен мөмкин булган кадәр игътибарлырак өйрәнүне йөкләде.
“Бердәм парковка пространствосы булдыру мәсьәләсенә бик җитди хәлдә тотынырга кирәк. Хәзерге вакытта бу юлны Мәскәүдә үтәләр. Әлеге өлкәдә реформалар үткәрү “ПАЗ”иклар һәм “ГАЗель”ләрне күп кеше сыйдырышлы автобусларга алмаштыру кебек авыр эш булуы бар. Бу шактый авыр юл, әмма аны узарга кирәк”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.