(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы декабрь). Бүген Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кириллиович Кузнецов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилее белән аны Казан Мэры Илсур Метшин котлады. Очрашу Казан ратушасында узды. Шәһәр җитәкчесе ветеранга озын гомер, нык сәламәтлек теләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бүген шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Борис Кузнецовны “Дуслык” ордены белән бүләкләде.