(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче май). Бүген Казан Мэры Илсур
Метшин “Россия студентлар язы” илчесе итеп сайланды. Әлеге статус шәһәр җитәкчесенә
КФУның “Уникс” залында фестиваль катнашучылары белән очрашуда бирелде. Казан шәһәре
җитәкчесе Россия фестивале тарихында әлеге исем бирелгән беренче мэр булып
тора.
Билгеләп үтәбез, “Россия студентлар язы” фестиваленең россиякүләм
этабы Татарстан башкаласында 15-нче майдан 20-сенә кадәр үтә. Чарада илнең 74
төбәгеннән 3000-нән артык студент катнаша.
Шәһәр җитәкчесе фестиваль кунакларын һәм катнашучыларын
сәламләде. “Без Казанның Россиядәге студентлар тормышы үзәге булып торуына
сөенәбез. Сезнең йөзләрегезгә карагач, үз вакытыбызда безнең дә әлеге
фестивальдә республика югары уку йортлары арасында университет данын яклаганыбыз
искә төшә. Бу – безнең өчен зур бәйрәм иде”, - диде И.Метшин.
Мэр бүгенге “Студентлар язы”ның 2013 елгы Универсиаданы искә
төшерүен билгеләп үтте. “Биредә дуслык, иҗат, креативлык һәм ирек атмосферасы
хөкем сөрә. Шәһәребездәге вакытыгызны яхшы итеп уздыруыгызны һәм киләчәктә дә
әйләнеп кайтуыгызны теләп калам”, - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин
студентларга.
Фестиваль катнашучылары һәм кунаклары Казан шәһәр җитәкчесе
белән аралашты, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм хәтта берничә
уен да уйнап алдылар. Күпләгән студентлар Казанның матурлыгына соклануларын һәм
монда янә килергә теләүләрен җиткерде.
Очрашу азагында Казан Мэрына “Россия студентлар язы” илчесе
статусы бирелү турындагы ышаныч грамотасы тапшырылды.
Очрашуда шулай ук шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең
беренче урынбасары Дамир Фәттахов, “Казметрострой” акционерлык җәмгытенең
генераль директоры Иршат Минкин, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе
вазифаларын вакытлыча башкаручы Ирина Бочкова һәм башка кунаклар катнашты.