(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче май, Ксения Швецова). Казан Мэры
Илсур Метшин 2018 елда узачак Футбол буенча дөнья чемпионаты объектларын
әзерләү барышын тикшереп кайтты. Күчмә киңәшмә барышында И.Метшин “Электрон”
стадионы территориясен карады, биредә хәзерге вакытта спортчылар һәм җанатарлар
өчен уңайлы булган яңа спорт объекты актив рәвештә төзелеп килә. Шәһәр
җитәкчесе шулай ук “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта булды, әлеге
территория FIFA җанатарлары фестивален уздыру урыны булачак. Мэр яңа өйләнешүче
парларга лаеклы альтернатива табарга кушты, чөнки 2018 елгы дөнья чемпионатын
уздыру вакытында “Казан” гаилә үзәгендә язылышу мәҗлесләре уздырылмаячак.
2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары
стартына кадәр бер ел кала Казанның “Электрон” стадионы заманча футбол кыры
булган тулы тренировка комплексына әвереләчәк. “Спорт проектларының башкарма
дирекциясе” автономияле коммерцияле булмаган оешманың генераль директоры Азат
кадыйров Мэрга сөйләп үткәнчә, гомуми мәйданы 2,14 га булган участок
территориясендә футбол кырын реконструкцияләү планлаштырыла: капламы
алмаштырылачак, гамәлдәге биналар һәм кием алмаштыру бүлмәләре
реконструкцияләнәчәк, кирәкле җиһазлар һәм мебельләр урнаштырылачак. Моннан кала,
стадионда 500 урынга исәпләнгән телескопик трибуна урнаштырылачак.
Шәһәр җитәкчесе стадионны реконструкцияләү планын карап
чыкты һәм югары сыйфатлы газон белән тәэмин итәргә чакырды. “Биредә яхшы
трибуналар, уңайлы биналар төзүдә, территорияне төзекләндерүдә - шик юк. Әмма
футболчы өчен иң мөһиме – кырның яхшы булуы, - диде И.Метшин. – Газон идеаль
булырга тиеш. Безнең хаталанырга хакыбыз юк. “Казан Арена” стадионында без
һичшиксез югары сыйфатлы кыр булдырачакбыз, әмма тренировкалар да зур әһәмияткә
ия, шуңа да башка объектларда эшләрне максималь рәвештә сыйфатлы итәргә кирәк”.
Шәһәр җитәкчесе “Электрон” стадионын реконструкцияләү Казан халкы өчен дә зур
бүләк булачаклыгын билгеләп үтте. И.Метшин шулай ук җанатарлар өчен стадионга
керү оештырылачак территорияне дә карады һәм парковка зонасы төзелеш планы
белән танышты.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе
урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Башкарма комитет
Аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе
башлыгы Андрей Лобов, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе
башлыгы Тимур Алибаев катнаштылар.
Исегезгә төшерәбез, футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты
Россиянең 11 шәһәрендәге 12 стадионында 14-нче июньнән 15-нче июльгә кадәр
узачак. Дөньяның иң яхшы җыелма командалары Мәскәүдә, Калининградта, Санкт-Петербургта,
Волгоградта, Казанда, Түбән Новгородта, Самарада, Саранскида, Ростов-на-Донуда,
Сочи һәм Екатеринбургта уйнаячаклар. Казан 2018 елгы футбол буенча дөнья
чемпионатының 6 матчын кабул итәчәк: аларның дүртесе – төркем этабы уеннары,
бер матч финалның 1/8 өлеше һәм бер матч финалның 1/4 өлеше.