(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июнь). Бүген Балалар республика
клиника хастаханәсендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм үтте.
Биредә дәваланучыларны Казан Мэры Илсур Метшин котлады, әлегә үз палаталарыннан
чыга алмаган балаларның тәрәзәләре янына түбәдән “супергеройлар” – популяр
комикслар һәм фильмнардагы геройлар костюмы кигән альпинистлар төште. Бирегә
килгән шәһәр башлыгына булачак тернәкләндерү үзәгенең проектын тәкъдим иттеләр.
Төзелеш эшләре бу елда башланырга тиеш.
Хастаханәнең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев сүзләренчә,
тернәкләндерү үзәге хосусый-дәүләт партнерлыгы шартларында төзеләчәк. Үзәктә стационар
дәвалану өчен 108 урын һәм көндез килеп дәвалану өчен 110 урын булачак. “Биредә
барлык төп юнәлешләр буенча медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Бу күппрофильле
клиника структурасында Россия буенча иң зур проектларның берсе”, - диде Р.Шәвәлиев
һәм хастаханәдә кирәкле диагностика ресурслары булуын, белгечләрнең исә өстәмә
белем алуларын әйтеп үтте.
Аннан соң Илсур Метшин хастаханәнең берничә бүлеген карап
чыкты һәм балаларга тизрәк сәламәтләнүләрен теләде. Ул узган елның август аенда
автомобиль күперендә сэлфига төшкәндә бәхетсезлек очрагына юлыккан, нәтиҗәдә
авыр яраланган һәм хәзергә кадәр биредә дәваланучы кыз янына кереп, хәлен белеп
чыкты. Рафаэль Шәфәлиев сүзләренчә, катлаулы 19 операция кичергән кызга Мэр исән-сау
савыгуын теләде һәм аңа бумбокс бүләк итте.
Аннан соң шәһәр башлыгы “Роналд Макдоналд йорты” хәйрия
кунакханәсендә яшәүчеләр белән аралашты. Биредә хастаханәдә озак дәваланучы
балаларның якыннары яши. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Казан – Россиядә мондый
проект гамәлгә ашырылган бердәнбер шәһәр. “Роналд Макдоналд йорты”нда балалар
һәм әти-әниләр өчен 24 йокы бүлмәсе, кунаклар бүлмәсе, нәниләр өчен уен бүлмәсе,
компьютер классы, кухня, ашханә, кер юу бүлмәсе, санитар челтәр, административ
бүлмәләр, кунакларны кабул итү зонасы бар.
Биредә уңайлы мохит булдырылган. Шушы көннәрдә генә “Тылсымлы
бүлмә” барлыкка килгән һәм ул шул арада кунакханәдә иң популяр урынга әйләнгән.
Әлеге проектның төп асылы – балада кызыксыну уяту, авыруны беразга булса да
оныттыру. Кунакханәгә кабул ителгәннән соң, бала әлеге бүлмәгә кергәч үзенә
ошаган теләсә кайсы уенчыкны ала ала. Балалар, вакытлыча табиблар һәм
хастаханәне онытып, матур уенчыклар белән кызыксына башлыйлар.
Иң авыр минутларда үз балалары янында була алулары өчен авыручыларның
әти-әниләре И.Метшинга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. “Әлеге проект өчен рәхмәт
сүзләрен партнерыбыз Хәмзәт Хасбулатовка җиткерергә кирәк. Ул өч ел элек безгә
әлеге проектны гамәлгә ашырырга ярдәм итте. Һәм “Роналд Макдоналд йорты” үсеше
өчен өлеш керткән барлык кешегә рәхмәт. Әлеге йорт ачылганнан соң биредә республика
буенча өч мең гаилә булып киткән, бу – бик җитди саннар. Матди ярдәм белән
бергә, кешеләрнең рухи ярдәм алулары да бик мөһим һәм без сезнең белән кемгәдер
ярдәм итә алганлыгыбызны аңлыйбыз”, - диде И.Метшин һәм әти-әниләргә сабырлык,
түземлек, балаларга тизрәк сәламәтләнүләрен теләде.
“Роналд Макдоналд йорты” директоры Юлия Маркова шәһәр
башлыгына кунакханәдә яшәүчеләр өчен чаралар җыю максатыннан татар эстрадасы
йолдызлары катнашында Казанда һәм республиканың башка шәһәрләрендә хәйрия
концерты оештыру планнары барлыгы турында җиткерде. Мэр мондый концертларны
Казанда башлап җибәрергә кирәклегенә басым ясады, әлеге проектны хуплавын
белдерде һәм шәхсән үзенең концертка киләчәген җиткерде.
Балалар республика клиника хастаханәсе җирлегендә тагын бер
яңалык кертергә уйлыйлар – Татарстан Республикасында ана һәм бала сәламәтлеген
саклауга игътибар күрсәтү максатыннан биредә скульптура урнаштырылачак. Мэр берничә
эскиз белән танышты, һәм иң яхшы вариантны сайлап алу өчен бәйге оештыру
бурычын йөкләде.
Шәһәр башлыгы хастаханәдә яңа технологияләр, иң яхшы
җиһазлар кулланылганлыгын билгеләп үтте, республика һәм аның башкаласында
сәламәтлек саклау өлкәсенә игътибар күрсәтүе өчен ТР Президенты Рөстәм
Миңнехановка рәхмәтен белдерде.
“Балаларыгыз исән-сау терелеп, тиз арада биредән чыгып
китәргә насыйп булсын, алар сәламәт булып үссеннәр һәм үзләренең имин булулары
белән сезне шатландырсыннар, - дип мөрәҗәгать итте И.Метшин авыру балаларның
ата-аналарына. – Балалар – безнең иң кадерлеләребез, шунлыктан алар өчен мөмкин
булганның барысын да эшләячәкбез”. Балалар республика клиника хастаханәсе коллективына
И.Метшин рәхмәт хаты тапшырды. Ул хастаханә хезмәткәрләренең үз һөнәрләренең
осталары булулары һәм эшкә җавап белән караулары балаларның сәламәтләнүендә зур
роль уйнавын билгеләп үтте.
“Атнаның 7 көнендә тәүлегенә 24 сәгать эшләү өчен бик зур
тырышлык таләп ителә. Без, очракларга бәйсез рәвештә ярдәм күрсәтүнең ни кадәр
мөһим икәнен аңлыйбыз һәм эшебезне зур җаваплылык белән башкарырга – һәр бала
турында кайгыртырга тырышабыз. Безнең хезмәтебезне бәяләгәнегез өчен рәхмәт.
Һәм без һәрвакыт республикабыз файдасына эшләргә дип сүз бирәбез”, - диде Р.Шәвәлиев.
Авыру балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бәйрәм
программасы әзерләнгән иде. Концертлар, төрле бәйгеләр үтте.
Бәйрәмдә шулай ук Башкарма комитет җитәкчсенең беренче
урынбасары Дамир Фәттахов, Вахитов һәм
Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, ТР Сәламәтлек саклау
министрлыгы вәкилләре һ.б. катнашты.
Балалар республика клиника хастаханәсе – Россиядә иң зур
балалар хастаханәләренең берсе. 2015 елда хастаханәдә Татарстанда яшәүче 34467 бала,
Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән 854 пациент, якын һәм ерак чит
илләрдән 38 бала дәваланган. Балаларга, шул исәптән яңа туган нәниләргә барлык
юнәлешләр һәм профильләр буенча атнаның 7 көнендә медицина ярдәме күрсәтелә.