(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июнь, Антон Ноздрин). Бүген
Казанның Үзәк стадионында “Күн туп” турнирының шәһәр этабы финал уеннары узды. “Мотор”
(Авиатөзелеш районы) һәм “Савиново” (Яңа Савин районы) командалары арасындагы югары
яшь категориясе командаларының (2001-2002 елгылар) җаваплы очрашуын Казан Мэры,
“Рубин” футбол клубы президенты Илсур Метшин тамаша кылды.
Матч тигез көрәштә узды. Командалар һөҗүмнәрне актив
уздырдылар, әмма көндәшләренең капкаларына туп кертә алмадылар. “Савиново”
футболчылары икенче таймда 11 метрлы штраф һөҗүме ясаса да, матчның төп вакыты
нульле уртак нәтиҗә белән төгәләнде. “Мотор” капкачысы тупны алып китә һәм
капканы кагылгысыз итеп саклый алды. Матчтан соңгы пенальти сериясендә
Авиатөзелеш районы уенчыларына уңыш елмайды, турнирда алар җиңде дә. Җиңүчеләргә
һәм призерларга бүләкләрне Илсур Метшин тапшырды.
Казан Мэры футболчыларга рәхмәт белдерде һәм “Күн туп”ның
бай тарихка ия булуын искәртеп үтте. Шәһәр җитәкчесе турнирда совет чоры һәм
Россия футболы йолдызлары уйнаганлыгын, аларның ил данын яклаганнарын билгеләп
үтте. “Бүген беренче һәм икенче урыннар бар, әмма җиңелүчеләр юк. Без барыбыз
да футболны яратабыз, барыбыз да футбол белән яшибез. Спортның әлеге команда
төре характерның иң яхшы сыйфатларын чыныктыра”, - дип билгеләде И.Метшин.
Казанның футбол клубы президенты яшьләрнең тренерларына
рәхмәт сүзләре җиткерде. “Рубин” командасы – республиканың төп командасы –
яшьләрне алмашка көтеп кала. Мин, футбол клубы президенты буларак, клубыбызда “үзебездә
үстерелгән” – бүгенге көндә “Күн туп”та уйнаучы футболчыларның күбрәк булуын
теләр идем. Мин сезне котлыйм һәм футбол кырында яңа уңышлар телим”, - диде
шәһәр җитәкчесе.
Финал уеннарны шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе
урынбасары Дамир Фәттахов, шәһәрнең Физик культура һәм спорт комитеты рәисе
Светлана Вострикова, Казан районнары администрацияләре башлыклары, “Рубин”
футбол клубы генераль директоры Илгиз Фәхриев карадылар.