(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июнь, Ксения Швецова). Казанның
Идел буе районындагы Сыртланова урамының 1985 елда төзелгән 20-нче номерлы күпфатирлы
йортында капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә
170-тән артык казанлы үзләренең яшәү шартларын яхшырта алган. Ремонт сыйфатын
бүген Казан Мэры Илсур Метшин бәяләп кайтты. Ул бинаны, фатирларны карады һәм
җирле халык белән аралашып алды.
Әлеге йортта капремонт бу елның февраль аенда старт алган. “Грас”
ҖЧҖ подрядчы оешма булып тора. 65 фатирлык йортта 176 кеше яши. Яшәүчеләр
ремонт вакытында бернинди дә уңайсызлыклар булмаганлыгын җиткерәләр – хәтта су
үткәрү торбаларын да төзүчеләр бер көн эчендә алмаштырган. Идел буе районының
Идарәче компаниясе директоры Рөстәм Йосыпов сүзләренә караганда, җентекләп
әзерләнгәнгә күрә тиз һәм сыйфатлы эш башкаруга ирешкәннәр. Беренче чиратта
биредә җылылык белән тәэмин итү инженерлык системаларын ремонтлау, түбә һәм
фасадны ремонтлау эшләре башкарылган. Шулай ук йортта салкын һәм кайнар су
белән тәэмин итү, су үткәрү, электр белән тәэмин итү системаларын
ремонтлаганнар, подъездларны, подвалларны тәртипкә китергәннәр, йорт эчләрендә
яктыртуны рәтләгәннәр. Гомумән алганда смета 17 млн. сумга төшкән.
Йортта яшәүчеләр башкарылган капремонт өчен Мэрга рәхмәт
белдерде һәм төзүчеләрнең эшенә “бишле” билгесе куйдылар. И.Метшин бер фатирда
булды һәм башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләде.
Яшәүчеләр шәһәр җитәкчесенә ишегалдында балалар мәйданчыгы
булдырырга теләкләре булуын җиткерде. Вахитов һәм Идел буе районнары
администрациясе башлыгы Андрей Лобов якын арада халыкның теләге тормышка
ашырылачак дип ышандырды.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе
Искәндәр Гыйниятуллин һәм Идел буе районының идарәче компанияләре вәкилләре
катнашты.