(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июнь). Казанда “Бизнес һәм
хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” проекты кысаларында Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнехановның бизнес вәкилләре белән чираттагы очрашуы үтте.
Очрашуда шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Онлайн режимда очрашуга кадәр Президент адресына
эшмәкәрләрдән 500 сорау килгән булган. Очрашуга исә 200 тирәсе эшмәкәр,
республиканың министрлык җитәкчеләре, Татарстанның муниципаль районнары
башлыклары чакырылды.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләрнең 23 соравына
җавап бирә алды. Бирелгән сораулар салым бурычларына, эшмәкәрлек өлкәсендә
административ җаваплылык, республика муниципалитетларында уңайлы бизнес өчен
шартлар булдыру, йорт фермалары һәм авыл җирлегендә туризмны үстерү, муниципаль
җирләрдән файдалану кебек мәсьәләләрне чагылдыра.
Сөйләшү барышында Иске Татар бистәсен алга таба үстерү
мәсьәләсенә дә тукталдылар. Эшмәкәрләрне бигрәк тә биредә туристларны йөртә
торган автобусларны калдырып тору өчен урын мәсьәләсе борчый. Урамның бер
өлешен әлеге максатлар өчен ачып булмасмы дигән тәкъдимнәр яңгырады. Ләкин Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин әлеге урамның җәяүлеләр
өчен генә каралган булуын җиткерделәр.
Эшмәкәрләр күпфатирлы йортлардагы торак биналарны эшкуарлык
эшчәнлеге өчен торак булмаган биналарга күчерү тәртибенә үзгәрешләр кертү
мәсьәләсенә кагылышлы сорауны да күтәрделәр. Эшмәкәр сүзләренчә, хәзер моның
өчен әлеге йортта яшәүчеләрнең барысыннан да ризалык алырга кирәк. Үз
чиратында, бу гамәлне башкару тулысынча мөмкин түгел дип саный чарада катнашучы
әлеге вәкил. Казан Мэры Илсур Метшин бу таләпнең федераль законнар җыелмасында
язылганлыгын, шуңа күрә әлеге мәсьәләне Россия Дәүләт Думасы дәрәҗәсендә
күтәреп чыгарга кирәклеген аңлатып үтте.