(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче сентябрь). Бүген, Казандагы Игелек
атнасы кысаларындагы волонтерлар көнендә, ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин “Ышаныч”
балалар һәм яшьләргә социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәкнең “Сердәш” психологик-педагогик
ярдәм күрсәтү бүлегендә булып кайтты. Әзерлек узган волонтерлар үзәк
хезмәткәрләренә авыр тормыш ситуациясенә тарыган балалар белән эшләргә
булышалар.
“Ышаныч” үзәгенә 1995 елда нигез салынган. Директор Елена
Овчинникова шәһәр җитәкчесенә “Ышаныч” эшчәнлеге 50 меңнән артык балигъ
булмаган балаларны колачлап алуын җиткерде. Үзәктә алты структур бүлекчә эшли.
“Ышаныч” үзәге психологлары шулай ук ГХАТ идарәсе белән
берлектә аерылышу дәрәҗәсенә җиткән парлар өчен дуслаштыру һәм медиация программалары
уздыралар.
Үзәк базасында ике ышаныч телефоны эшли. Өлкәннәр линиясенә елына
11 мең мөрәҗәгать кабул ителә, ә балаларныкына – 5 меңләп мөрәҗәгать.
Үзәк директоры “Сердәш” эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында
сөйләп үтте, алар арасында көч куллану кичергән балаларга ярдәм итү, интернет-киңлектәге
иминлек буенча балаларга профилактик эш алып бару бар.
“Сердәш” бүлегендә соматик
авырулы, өстәмә психологик ярдәм кирәк булган балалар мәктәбенең беренче сыйныф
укучылары белән дәресләр үткәрелә.
Мэр “Ышаныч” үзәге хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен рәхмәт
белдерде. “Сезнең эшегез күзгә күренми кебек тоелса да, ул бик тә әһәмиятле
өлкә”, - дип ассызыклады ул һәм алдагы эшләрендә уңышлар теләде.
Шәһәр җитәкчесе белән бергә “Сердәш” бүлеген Башкарма
комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Авиатөзелеш һәм Яңа
Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев һәм Балалар һәм яшьләр
эшләре комитеты Айрат Фәизов карап кайттылар.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда Игелек атнасы кысаларында
волонтерлар көне уза. Кичә Казанда “Добро.Mail.Ru” проекты старт алды.