(Казан
шәһәре KZN.RU, 7-нче ноябрь, Михаил Ченцов).
Бу елда Казан буенча физик затлар милкенә
салынган салым суммасы 2,3 млрд. сумны
тәшкил итә. 600 меңнән артык
шәһәр халкы салымнарны
2016 елның 1-нче декабренә
кадәр түләргә тиеш. Бу турыда бүген
үткән эшлекле дүшәмбе утырышында Россия
Федераль салым хезмәтенең Татарстан
Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе
урынбасары Чулпан Госсамова җиткерде.
2016 елның
10 ае эчендә
шәһәр казнасына физик затлар милкенә
түләнгән салым буенча 700 млн. сум тирәсе
акча кергән.
Ч.Госсамова
тулаем алганда Казан бюджетына 1-нче
ноябрьгә кадәр 8 млрд. сум салым
акчасы керүен хәбәр итте. Әлеге күрсәткеч
узган елгы бу чор белән чагыштырганда
1%-ка кимрәк. Чыгыш ясаучы моны физик
затлар өчен салым түләү вакытының 1-нче
октябрьдән 1-нче декабрьгә күчерелүе
белән бәйле дип аңлатты. Узган елны
гражданнарга салым түләү кәгазьләре
май-июнь айларында килгән булса, бу
елда исә әлеге мәгълүмат сентябрь-октябрь
айларында җибәрелгән.
«Хәзерге
вакытта салым органнары
салым кәгазьләрен бастырып бетерде.
Почта бүлекчәләре аша бастырылган
барлык салым кәгазьләренең 90%-ы
шәһәр халкына таратылган», - дип сөйләде
Ч.Госсамова.
Бу
елдан
Федераль салым хезмәте сайтындагы
«Физик
затлар өчен салым түләүченең шәхси
кабинеты»
интернет-хезмәтеннән
файдаланучыларга салым кәгазьләре
беренче тапкыр электрон рәвештә
җибәрелгән.
«Моны
шәхси кабинетта күрергә һәм шуннан
түләргә була, түли алмаган очракта салым
кәгазен принтердан чыгарып, башка төрле
юллар белән түләргә була»,
- диде
чыгыш ясаучы.
Ч.Госсамова
тагын бер яңалык турында хәбәр итте.
«Бу елдан Россия Федерациясе
территориясендәге барлык милеккә дә
бер генә салым кәгазе килә», - дип аңлатты
ул.
Россия
Федераль салым хезмәтенең Татарстан
Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе
урынбасары салым кәгазен
алмаган гражданнарга нәрсә эшләргә
кирәклеге турында сөйләде.
«Салым кәгазе «Физик
затлар өчен салым түләүченең шәхси
кабинеты» интернет-хезмәтенә
килмәдеме икән дип, тагын бер кат
тикшерегез. Әгәр дә физик зат милкенә
салынган салым күләме 100 сумнан артып
китми икән, бу елда әлеге кәгазь килмәячәк.
Салым алдагы елларда исәпләнәчәк. Башка
очракларда салым органнарына мөрәҗәгать
итәргә кирәк»,-диде ул.
Казан
Мэры Илсур Метшин салымнарны түләү
турындагы мәгълүматны шәһәр халкына
вакытында һәм аңлаешлы итеп җиткерү
кирәклегенә басым ясады. «Хәзерге
вакытта салымнарны чиратта тормый тыныч
кына түләү мөмкинлекләре бар. Бу турыдагы
мәгълүматны казанлыларга җиткерү
мөһим», - диде И.Метшин.