(Казан
шәһәре KZN.RU, 2-нче декабрь). ТР Президенты
Рөстәм Миңнеханов Саклык банкының
Корпоратив университетында Татарстан
дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре
өчен белем бирү семинарын ачып җибәрде.
Делегация составына керүче
Казан Мэры Илсур Метшин әлеге
семинарда белем ала.
«Менеджментның
заманча технологияләре һәм аларны
дәүләт идарәсе реформасында куллану»
семинары
Татарстан Республикасы Президенты
Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча
Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте
органнары җитәкчеләре, муниципаль
берәмлек башлыклары һәм башка җитәкчелек
хезмәткәрләре өчен оештырылды.
Сәламләү
сүзендә Рөстәм Миңнеханов чиновникларның
хәзерге заман шартларында белемнәрен
эстәү әһәмиятен ассызыклады. Аның
сүзләренчә, РФ Саклык банкының Корпортаив
университетында уку югары дәрәҗәдәге
белем алуны, шулай ук уку процессына
тирәнтен кереп китүне тәэмин итә.
Белем
бирү семинары 2016 елның 2-4 декабрь
көннәрендә Саклык банкының Мәскәү
өлкәсендәге Корпоратив университетында
үтәчәк.
Төп
максат - дәүләт хакимияте органнары
җитәкчеләрен дөньядагы иң яхшы идарә
итү тәҗрибәсе белән таныштыру.
Семинар
кысаларында РФ Саклык банкы Идарәсе
рәисе Герман Греф яңа технологик трендлар
һәм нәтиҗәле идарә итү ысуллары турында
лекция укый. Моннан тыш, семинарга лектор
буларак РФ Президенты каршындагы РАНХиГС
Дәүләт идарәсе югары мәктәбе һәм Югары
икътисад мәктәбе вәкилләре чакырылган,
дип хәбәр итә ТР Хөкүмәте порталы.