(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче апрель). Казанда яңа 4800 җир
участокларын бүлү нәтиҗәсендә күпбалалы гаиләләрнең участок алу өчен 80%ка якын
гаризалары канәгатьләндереләчәк. Казан Мэры Илсур Метшин бүген эшлекле
дүшәмбедә әлеге программаның катлаулылыгын 10 баллы шкала буенча 10 балл итеп
бәяләде һәм участокларны инженер һәм юл инфраструктурасы белән җиһазландыру
мәсьәләләре һаман да актуаль икәнлеген искәртте.
“Безнең компетенциядә булган катлаулы сораулар юк түгел, без
аларны системалы рәвештә чишәргә тырышабыз”, - диде шәһәр башлыгы. Чишеләсе төп
мәсьәләләр – җир кытлыгы һәм инфраструктура булдыруга финанслау чыганаклары
булмау.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат
Галәветдинов хәбәр иткәнчә, ай саен шәһәр районнары администрацияләрендә якынча
100-120 күпбалалы гаилә теркәлә һәм учетка баса. “2012 елда бушлай җир участогы
алу хокукы булган гражданнар исемлеге 1158 Казан гаиләсен үз эченә алган булса,
биш ел эчендә әлеге сан сигез тапкыр артты һәм 9425 гаилә тәшкил итә”, - диде
ул. Шуларның күпчелеге – (8418 гаилә) өч балалы, калганнары дүрт һәм күбрәк
балалы гаиләләр.
“Алга күчеш бар. Бүген без 4800 җир участогы бүлергә һәм
рәсмиләштерергә әзер, алдагы елларда казанлыларга 2900га якын җир участогы
бирелгән. Шуларны исәпләп, без 80%ка якын гаризаларны канәгатьләндерәбез. Бу яхшы
нәтиҗә”, - дип ассызыклады И.Метшин.
Шәһәрдә күпбалалы гаиләләргә бирү өчен участоклар итеп
билгеләнгән алты яңа җир территориясен хуҗалык әйләнешенә кертү буенча эш
тәмамланганын искәртеп китәбез. 2000 күпбалалы гаилә җир участокларын Казанның Константиновка
һәм Зур Дәрвишләр торак массивлары янындагы Сокура һәм Каймарда алачак, ә 2800
гаилә - Биектау районының Дачный һәм Красносельский авылларындагы участокларда.
Казан Мэры инфраструктура мәсьәләләре актуальлегенә игътибар
итте. Бүген алар челтәрле компанияләр һәм вак ташлы юлларны рәтләү республика
программасы ярдәмендә хәл ителә.
Шулай итеп, 2015-2019 елларга инвестицион программа
кысаларында “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте Каймарда урнашкан җир
участокларын электр уты белән тәэмин итү эшләрен уздырган. Моннан тыш, 2015
елда шул ук җирдә республика бюджетыннан юл эшләренә бирелгән чаралар кысасында
“Главтатдортранс” дәүләт казна учреждениесе заказы буенча вак ташлы юлларны
рәтләү эшләре башкарылган.
“Барлык хезмәтләрдән дә, беренче чиратта Җир һәм милек
мөнәсәбәтләре комитетыннан, участоклар тизрәк үзләштерелсен өчен кулдан
килгәннең барысын да башкаруларын сорыйм, ә моның өчен аларны рәсмиләштерергә
һәм бирергә кирәк булачак”, - диде Илсур Метшин.