Казанда Түбән Кабан күленең яр буен төзекләндерү эшләре
башланды
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель, Зилә Гайфи ).Түбән Кабан
күленең уң як яр буенда Кабан күлләр яр буе системаларын үстерү концепцияләрен
эшләү буенча Халыкара ярышта җиңгән Россия-Кытай консорциумы «Turenscape + МАП
architects» эскиз проектын гамәлгә ашыру эшләре башланган.
Бүген төзелеш мәйданын Казан Мэры Илсур Метшин, Башкарма
комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия
Фишман, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар күрергә барды.
Искәртеп китәбез, әлеге проект Кабан күле территориясенең табигый ландшафтын
саклауны һәм шәһәр халкына яңа ял зонасы төзүне күз алдында тота. Шулай ук
әлеге проект 186 га
мәйдандагы Кабан күлләре системасын төзекләндерүне дә үз эченә кертә.
Казанның йөзек кашы булган, үзенең масштабы һәм яше буенча
уникаль су системасы лаеклы итеп бизәлергә тиеш.
«Татинвестгражданпроект» муниципаль унитар предприятиесе Россия-Кытай консорциумының «Turenscape + МАП architects»
эскиз проекты буенча 25,5 га
мәйданда яр буен проектлау буенча эш алып бара. Күлнең уң ягында проект буенча
велосипедлар һәм җәяүлеләр өчен юллар, «Open street» күңел ачу мәйданы һәм
шәһәр халкы өчен башка ял
зоналары каралган.
«Шәһәр төзекләндерелеше» муниципаль унитар предприятиесе
директоры Камил Закиров сүзләре буенча, участокта субай өчен мәйдан оештырылган, яңгыр сулары өчен лоток
корылган. Ярымутрау территориясендә платформа төзү өчен 35 корыч субай һәм
Г.Камал исемендәге театр турысында сынау өчен 6 субай урнаштырылган.
Хәзерге вакытта Сәлимҗанов урамының машина юлын тарайту
исәбенә җәяүлеләр юлын киңәйтү, А.Айдинов урамындагы уң як борылышны яңадан
торгызу һәм аэропорт ягына бер юл полосасын киметү яки
берьяклы хәрәкәт оештыру исәбенә яр буен киңәйтү мөмкинлекләре карала. Шулай ук
ЮХИДИ һәм Транспорт комитеты белән берлектә Меңьеллык паркы каршында юл өсте
җәяүлеләр кичү юлын төзү мәсьәләсе карала.
“Юл мәсьәләләре
буенча фикер алышулар бара, карар чыгарылачак. Барлык вариантларны да
карап узарга кирәк. Хәзерге юл-транспорт ситуациясендә машина юлларын тарайту -
әлеге мәсьәләнең иң әйбәт
чишелеше түгел”, - диде Илсур Метшин.
Түбән Кабан күле яр буен төзекләндерү буенча беренче этап
кысасындагы эшләр 2017 елның икенче кварталында тәмамланыр дип фараз ителә.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Транспорт
комитеты рәисе Айдар Габделхаков, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе
башлыгы Андрей Лобов, ЮХИДИның Казан буенча бүлек башлыгы Игорь Новиков,
«Татинвесгражданпроект» муниципаль унитар предприятиесенең генераль директоры
Адел Хөснетдинов һәм төзекләндерү проекты координаторы Анна Новикова катнаштылар.