Р.Миңнеханов эшкуарларга муниципалитетларның эшлекле
рейтингын төзергә тәкъдим итте
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель). Бүген Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты
каршындагы Эшкуарлык советының IV киңәйтелгән утырышын уздырды.
Чара Казанда «Корстон» КСККда узды. Аның эшендә Казан мэры
Илсур Метшин,Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы
Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, эшкуарлар
хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле
вәкил Тимур Нагуманов, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, муниципаль
берәмлекләр җитәкчеләре, шулай ук 400гә якын эшкуар катнашты.
Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов бизнес-секторның көн
үзәгендәге проблемаларын хәл итү өчен әлеге мәйданчыкның бик мөһим булуын
билгеләп үтте. “Без бүген фикер алышкан мәсьәләләр нигездә һәрбер регионга да
кагыла”, - диде ул. Татарстан Республикасы Президенты эшкуарларга
муниципалитетларның эшлекле рейтингын төзергә һәм теге яки бу районнарда һәм
шәһәрләрдә бизнесны үстерү өчен нинди шартлар тудырылганын сөйләргә тәкъдим
итте. Бүген 50 проект төркеменә 1000 эшкуар һәм 250ләп дәүләт хакимияте
структурасы вәкилләре җәлеп ителгән. Ел саен 300ләп утырыш уздырыла.
Беренче проект группасы халык аз яши торган пунктлардагы
кибет хуҗалары өчен актуаль – онлайн-касса керткән вакытта бизнесның льготалы
категорияләрен билгеләү проблемасы турында әйтеп үтте. Бу елның 1-нче июленнән
Россиядә сәүдә өлкәсендә яңа касса аппаратларын куллану мәҗбүри булачак.
Кечкенә авылда эш итүче эшкуарлар сүзе буенча, авыл кибетләрендә әлеге
кассаларны урнаштыру зур күләмдәге чыгымнар таләп итәчәк. Үз чиратында бу
күпчелек кибетләрнең ябылуына китерәчәк.
Сөйләүчеләрне тыңлагач Р.Миңнеханов 1000 кешегә кадәр яши
торган авылларда онлайн-кассаларны кертү проектын 3 елга кичектерергә, ә 500
кешелек авылларда әлеге проектны бөтенләй үткәрмәскә тәкъдим итте.
Республиканың ферма хуҗалары Рөстәм Миңнехановка авыл
хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләргә ярминкәләрдә тигез хокуклы катнашу
мөмкинлеген булдыру үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр.
“Беренчедән, сәүдә мәйданнарын арттыру мөһим. Бу эшкә
Татарстан Республикасының Төзелеш министрлыгын һәм шәһәр җитәкчелеген җәлеп
итәргә кирәк. Икенчедән, барлык перекупщиклардан да котылырга. Товарны
җитештерүче үз товарын үзе сатырга тиеш”, - диде Татарстан Республикасы
Президенты һәм җәй сезоны башына кадәр авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә төгәл катнашучылар
исемлеген төзергә һәм расларга кушты.
Татарстан Республикасының Риэлторлар гильдиясе президенты
Андрей Савельев торак булмаган йортларны яңадан планлаштыруны законлы итү
турында сорау күтәрде.
Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе башлыгы
Сергей Крайнов җирле үзидарә органнары аша торак булмаган йортларны яңадан планлаштыру
буенча проектның Россия Федерациясе Дәүләт думасына кертелгәнен хәбәр итте. “Иң
мөһиме яңадан планлаштыру гражданнарның иминлегенә куркыныч китермәсен.
Проектның конструктив карарларын бозарга ярамый, ләкин башка үзгәрешләр булдыру
өчен киртәләр күрмим”, - диде Р.Миңнеханов.
Башка проект группасы пассажирлар һәм куркыныч йөкләр йөртү
транспортларына булган чарасыз күп таләпләрне төшерүне тәкъдим итте. Закондагы
яңа үзгәртүләр буенча машина йөртүчеләр 2 айдан алып 6 айга кадәр сузыла торган
4 этап килешү узарга мәҗбүр. Моннан тыш машинаны яңадан җиһазландырырга кирәк,
бу эш якынча 150 мең сум итеп бәяләнә. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләгә игътибар
итте һәм эшкуарларга ярдәм итәргә сүз бирде.
Шулай ук, утырыш барышында башка мәсьәләләр буенча да фикер
алышулар булды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат
хезмәте.