(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче апрель, Алсу Сафина). “Игелекле
Казан” проекты кысасында Казан хакимияте “Игелекле эшләр көне” хәйрия фондына
Калинин, Пушкин һәм Восстание урамнары буенча 3 бина тапшырды. Татарстан
башкаласы Мэры Илсур Метшин Калинин урамындагы 1 мең квадрат метр мәйданлы
фондка биреләсе бинаны күреп кайтты. Ремонттан соң монда фондның үзәкләшкән склады
төзелергә планлаштырыла. Калган биналарда ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен әйберләр
кабул итү пунктлары урнашачак. Өч бина да бушлай аренда шартларында бирелде.
Искәртеп китик, шәһәр башлыгы “Ямьле йорт” идарә итү
компаниясе тарафыннан оештырылган пунктны күреп кайтканнан соң беренче тапкыр
әлеге хәйрия пунктларын шәһәрнең барлык районнарында да ачарга кирәклеге
турында фикерен белдергән иде. Март башында Декабристлар урамы 113-нче йорт
адресында урнашкан “Игелекле эшләр көне” хәйрия фонды җитәкчелегендәге
“Игелекле куллар” хәйрия склады эшчәнлеге белән танышып узганнан соң әлеге фонд
белән хезмәттәшлек төзү турында карар кабул ителде.
Үзәкләшкән склад өчен бина Калинина урамындагы күпфатирлы
3-нче номерлы йортның цоколь этажында урнашкан. “Игелекле эшләр көне” фонды
директоры Рөстәм Хәсәнов сүзе буенча, ремонтан соң монда ашамлыклар, кием,
көндәлек техника өчен складлар, шулай ук административ һәм хезмәт күрсәтү
зоналары булачак.
“Казанның гына түгел, ә хәтта Россиянең дә күпчелек хәйрия
оешмаларының җирле үзидарә хакимияте белән мондый хезмәттәшлек булганы юк иде
әле. Бу өлкәдә Казанны иң алдынгы шәһәрләрнең берсе дип атарга мөмкин”, - диде хәйрия
фонды директоры.
Эш барышы турында Казан мэрына сөйләгәндә, Хәсәнов фонд
үзенең чаралары ярдәмендәбинаны проектлау, капиталь ремонт ясау һәм
территориясен төзекләндерү эшләрен башлап җибәрүе турында әйтте. “Барлык
проектлар да эшләнелеп беткәч һәм раслангач, без эшкә керешәчәкбез”, дип
аңлатты Рөстәм Хәсәнов.
Әлеге чарада шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең беренче
урынбасары Дамир Фәттахов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү
комитеты рәисе Игорь Куляжев, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы
Владимир Фомин, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов
Вахитов һәм Идел буе районнарының администрация башлыгы Андрей Лобов катнаштылар.
Алар бина каршындагы территорияне төзекләндерү һәм анда парковкалар булдыру эшләре
турында фикер алыштылар.
Проектның калган ике бинасы Пушкин урамы 24-нче йорт (мәйданы
50,8 кв.м) һәм Восстание урамы 59-нчы йорт (32,4 кв.м) адресларында урнашачак. Аларда
шулай ук ремонт көтелә. “Әлеге территория пунктларында әйберләр җыелып,
атнасына берничә тапкыр үзәкләшкән складка китереләчәк. Аннан сайланып,
әйберләр ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә биреләчәк”, - дип аңлатты Р.Хәсәнов.
“Игелекле куллар” хәйрия склады эшләгән 4 ел вакыт дәвамында
10 мең кешегә ярдәм күрсәтелде.
Шуны искәртеп үтик, хәйрия склады проектын гамәлгә ашырыр
өчен ярдәм итәргә әзер кешеләр дә табылды. Мәслән, Казан шәһәренең бер эшкуары
әлеге фондка 500 тартма яңа кием тапшырган.