(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель). Бүген Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнеханов Питрәч районында “Богородское” газ бүлү станцясе
нигезенә беренче ташлар салу тантанасында катнашты. Объект 220-285 км участокларында
Миңлебаево – Казан газ үткәргечен
реконструкцияләү буенча инвестицион проектны гамәлгә ашыру кысаларында
төзеләчәк.
Тантаналы чарада
Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы
сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы төзелеш,
архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан
Республикасының Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров катнашты.
“Бүген республикабыз өчен зур көн. Газ белән тәэмин итүне
булдыру Татарстанда гамәлгә ашырыла торган һәр эре проектның да мөһим бер өлеше
булып тора. “Богородское” газ бүлү станцясенең егәрлеге безгә киләсе 50-70 елга
билгеләнгән барлык бурычларны да хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк”, - диде Р.Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов
яңа газ бүлү станцясенең җитештерүчәнлеге елына 5 млрд. кубометрдан да артык
булачак дип билгеләде. Бу Казанның, Питрәч һәм Лаеш районнарының торак һәм
сәнәгать районнарында йортлар салу зоналарында газ дефициты мәсьәләсен чишәчәк.
Аеруча ТР Президенты “Газпром трансгаз Казан” коллективын
билгеләп узды. “Узган берничә ел дәвамында компания иң мөһим мәсьәләләрне хәл
итте, шул исәптән Иннополиста һәм Түбән Кама мәйданында” – диде ул.
Үз чиратында
Рәфкат Кантюков әлеге проектны гамәлгә ашыру Татарстан Республикасы
территориясенең үсешенә ярдәм итүен билгеләде.
Соңыннан
Татарстан Президенты һәм “Газпром трансгаз Казан” җаваплыгы чикләнгән җәмгыятьнең
генераль директоры “Богородское” газ бүлү станцясенең нигезенә символик таш
урнатырдылар. Төзелеш эшләрен 2017 елның ноябрендә тәмамлау планлаштырыла, дип
хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.