(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче май, Алсу Сафина). Казан Мэры
Илсур Метшин Бауман ур., 44/8 адресы буенча урнашкан үзәктә җанатар паспорты
алды. Шәһәр башлыгы футбол җанатарлары өчен стандарт процедура узды һәм
Конфедерацияләр кубогы матчлары вакытында “Казан Арена”га керүгә мөмкинлек бирә
торган документны алды.
Шулай ук шәһәр башлыгына “Рубин” – ЦСКА мачтына бушлай билет
бирделәр, ул 17-нче май көнне “Казан Арена” стадионында узачак һәм Конфедерацияләр
кубогы алдыннан сынау матчы булачак.
rubinfans.ru
сайты ярдәмендә бушлай билет алырга мөмкин. Моның өчен катнашучы анкетасын
тутырырга, кодны алырга, аның ярдәмендә җанатар паспортын алыр өчен fan-id.ru сайтында теркәлергә
һәм махсус үзәктән документны килеп алырга кирәк.
Җанатар паспортын бирү үзәгенең төбәк җитәкчесе Роберт
Мовсесян сөйләп үткәнчә, сынау матчын уздыру аркасында документны теркәргә
теләүчеләр саны арткан.
Җанатар паспортын алыр өчен үзәктә гаризада күрсәтелгән шәхесне
раслый торган документның төп нөсхәсен (14 яшькә кадәрге балаларга туу
турындагы таныклыкны) һәм гариза номерын күрсәтергә кирәк.
Сүз уңаеннан, күптән түгел Татарстан башкаласында Четаев
ур., 10 адресы буенча өстәмә үзәк ачылды.
Искәртеп үтәбез, Конфедерацияләр кубогы-2017 Россиянең Казан,
Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочи шәһәрләрендә 17-нче июньнән 2-нче июльгә кадәр
үтәчәк.