(Казан шәһәре KZN.RU,
15-нче май, Алсу Сафина). Бүген Башкарма комитеттагы киңәшмәдә Казан Мэры Илсур
Метшин шәһәр Мэриясе матбугат хезмәтенә җитәкче итеп Владимир Казанцевны
билгеләгәннәрен хәбәр итте.
Илсур Метшин матбугат хезмәтенә җитәкчене берничә ай
эзләгәннәрен җиткерде. “Без бик җитди якын килдек. Ниндидер түрәне түгел, ә, иң
беренче чиратта, массакүләм мәгълүмат чаралары эшендәге нечкәлекләрне аңлый
торган профессиональ журналистны табасы килде. Универсаль журналист булуын
теләдек, - диде Мэр. – Владимир әлеге таләпләрнең барысына да җавап бирә”.
Казан Мэры Владимир Казанцевның Яр Чаллы шәһәрендә тууын,
профессиональ эшчәнлеген телевидениедә - “Чаллы-ТВ”да башлавын, ике Чаллы
газетасын җитәкләвен, соңыннан “Молодежь Татарстана” газетасының баш мөхәррире
урынбасары булганлыгын ассызыклады. Казан Мэриясенең матбугат хезмәтенә җитәкче
итеп билгеләнүгә кадәр Владимир Казанцев “Бизнес-онлайн” газетасы командасында
эшләгән, яңалыклар хезмәтен җитәкләгән һәм төзелеш блогы белән торак-коммуналь
хуҗалыгы блогын яктыртып барган.
“Без аның эшен беләбез, каләме аркылы үткән материаллар
белән танышбыз. Ул җитәкләгән хезмәт – зур штат. Яңалыклар агымы белән генә
түгел, талантлы журналистлар белән дә җитәкчелек итү аның һөнәри сыйфатлары
турында сөйли”, - дип ышана Илсур Метшин.
Илсур Метшин матбугат хезмәтенең яңа җитәкчесенә уңышлы
эшләр теләде. “Владимир Казанцев җитәкчелегендәге матбугат хезмәте объектив
мәгълүматларны оператив рәвештә яктыртыр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән
шәһәр халкына җиткерер дип ышанып калабыз”, - диде ул.