(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче май, Михаил Ченцов). Бүген
Казанда Кремль яр буе мәйданчыгында шәһәрнең 5313 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен
соңгы кыңгырау чыңлады. Укучыларны, аларның әти-әниләрен һәм укытучыларын Казан
Мэры Илсур Метшин котлады.
“Бүген барыбыз өчен дә дулкынландыргыч көн. 2017 елның
чыгарылыш сыйныф укучылары артында зур юл үтелгән. Әлеге унбер елыгыз өчен
сезгә рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Сез һәрвакытта да горурлану өчен сәбәпләр
чыгарып тордыгыз: спорт ярышларында, төрле сәхнәләрдә һәм фестивальләрдә,
республикада һәм читтә үз шәһәрегезне танытып, безне сөендердегез. Имтиханнарыгызны
уңышлы тапшыруыгызны телим. Гамьсез елларыгыз артта калды, алда сезне зур юл
көтә, ул сезгә бәхет кенә китерсен”, - диде шәһәр башлыгы.
И.Метшин әти-әниләр һәм педагоглар составына аерым рәхмәт
сүзләре җиткерде. Директорлар корпусына, Казанның мәгариф системасын барлык
юнәлешләр буенча да иң яхшысы итәр өчен кулдан килгәннең барысын да эшләгәннәре
өчен, аерым рәхмәт белдерде.
Барлык югары уку йортлары исеменнән чыгарылыш сыйныф
укучыларына Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамов
мөрәҗәгать итте. Ул яшьләргә уңышлар теләде һәм аларны Татарстан башкаласының
югары уку йортларына чакырды.
Сәхнәдә бөтенроссия һәм халыкара профиль олимпиада
җиңүчеләрен, шулай ук аларның укытучыларын бүләкләделәр.
Тантаналы өлештән башка, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен
шатлыклы һәм шул вакытта моңсу булган чарада бәйрәм концерты оештырылды. Яшьләр
өчен Казанның иң яхшы бию һәм музыка коллективлары чыгыш ясады.
Игорь Крутойның популяр музыка академиясе укучылары
концертта татар һәм рус телләрендә хәйрия проекты гимнын башкардылар.
Традиция буенча соңгы кыңгырау чыңлавы бәйрәмнең төп
вакыйгасы булды – 167-нче номерлы мәктәпнең 1 “Г” сыйныфы укучысы Милана
Сәлахетдинова, Казан Мэры кулларында утырып, сәхнәдән кыңгырау тавышын
яңгыратты. Символик чыңнардан соң Кремль яр буе күгенә төрле төстәге йөзләгән
һава шарлары очырылды.
Бәйрәм концерты ахырында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен
Россиянең танылган “Пицца” төркеме чыгыш ясады.
Бәйрәм чарасында район администрацияләре башлыклары, шәһәр Башкарма
комитеты структур бүлекчәләренең җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары
катнашты.