(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь, Михаил Ченцов). 8-нче июнь
көнне Казанда Ташламалы кредит бирү программасы өчен банк-операторын сайлау
буенча конкурс башланып китәчәк. Өстенлек бирелә торган юнәлешләрдә эшчәнлек
алып баручы Казан эшмәкәрләренә беренче 2 ел дәвамында ставканың 5 процентын
шәһәр субсидияләгән 3 еллык кредит алырга мөмкинлек биреләчәк. Әлеге
программаның шартлары турында бүген эшлекле дүшәмбе барышында Икътисади үсеш
комитеты рәисе Артур Вәлиәхметов сөйләде.
Чыгыш ясаучының сүзе буенча, кече һәм урта бизнеска ярдәм
күрсәтүнең муниципаль программасында 2017 елга эшмәкәрлек эшчәнлегенең
өстенлекле һәм аеруча өстенлекле юнәлешләре билгеләнде. Аерым алганда, финанс
ярдәме Ташламалы кредит бирү программасы кысасында күрсәтеләчәк. Әлеге
программаның шартлары эшмәкәрләр белән түгәрәк өстәлләр уздыру барышында
формалашты. Шул рәвешле, бер очрашу барышында эшмәкәрләр чүп эшкәртү белән
бәйле проектларга ярдәм күрсәтүне тәкъдим итте. Моннан кала, сәүдә вәкилләре
стационар булмаган объектларның тышкы күренешен типлаштырылган объект белән
тәңгәл китерү мәсьәләсендә, ә җәмәгать туклану нокталары вәкилләре җиһазлар
сатып алу мәсьәләсендә аларга ярдәм күрсәтүне сорады. “Санап үтелгән эшчәнлек
төрләре 2017 елда өстенлекле юнәлешләр санына кертелде”, - диде А.Вәлиәхмәтов.
Моннан кала, өстенлекле эшчәнлек юнәлешләре санына хосусый балалар бакчалары,
туристик тармак (мини-отельләр, хостеллар) һ.б. кертелде.
Чыгыш ясаучы 2017 елга ташламалы кредит бирү программасының
шартларын сөйләп чыкты. “Казан эшмәкәрләренә беренче 2 ел дәвамында ставканың 5
процентын шәһәр субсидияләгән 3 еллык кредит алырга мөмкинлек биреләчәк. Аеруча
өстенлекле юнәлешләрдә эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләргә кредит 5 елга бирелә,
һәм процент ставкасы беренче 3 ел дәвамында 7,5% күләмендә субсидияләнәчәк”, -
диде доклад сөйләүче. А.Вәлиәхмәтов сүзе буенча, икътисади сәбәпләр аркасында быел
процент ставкасын 18-дән 13 процентка төшереп булды.
“Конкурсның нәтиҗәләрен китерү 12 июльгә планлаштырыла. Июльнең
егермеләрендә муниципаль килешү төзелгәннән соң җиңгән банк-операторы шәһәр
программасы буенча гаризалар кабул итүгә әзер булачак”, - диде сөйләүче.
Казан Мэры Илсур Метшин сүзе буенча, өстенлекле тармакларның
исемлеге даими түгел һәм ул алга таба тулылана барачак. “Икътисади үсеш
комитетының эшмәкәрләр белән элемтәдә булуы яхшы, һәм исемлекнең тулылануы да
дөрес. Шәһәр хуҗалыгында һәм икътисадында яңа бурычлар һәм өстенлекләр барлыкка
килеп тора. Өстенлекле юнәлешләрнең берсе - чүп эшкәртү буенча проектлар. Әлеге
юнәлешнең уңай якларын ачыкларга һәм безнең программа ярдәмендә булышлык
күрсәтергә кирәк”, - диде шәһәр башлыгы.
Ташламалы кредит бирү программасы турында сөйләгән вакытта Илсур
Метшин түбәндәгене билгеләде: моннан ике ел элек шәһәр ставкадан 10%
субсидияләгән иде. “Бүген банк хезмәтләре базарындагы күренеш үзгәрде. Программа
әлбәттә дәвам ителәчәк”, - диде И.Метшин.
Искәртеп китик, былтыр 50 эшмәкәр 365,8 млн. сумга кредит алган,
бу 2015 ел белән чагыштырганда 2 тапкыр күбрәк. 2016 елда шәһәр бюджетыннан
субсидияләр суммасы 1 млн. сумнан артып киткән. Кредит алучыларның яртысыннан
күбрәге – икътисадның реаль секторы вәкилләре.